Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
16 июль 2019, 02:00

Тавык ботларын сайлый беләсезме?

“Росконтроль” белгечләре алты марка тавык итен тикшергән һәм кеше сәламәтлеге өчен иң зарарлы өлешен ачыклаган.

“Росконтроль” белгечләре алты марка тавык итен тикшергән һәм кеше сәламәтлеге өчен иң зарарлы өлешен ачыклаган. Нәтиҗәдә бройлер чебешләрнең боты сәламәтлек өчен зарарлы дип табылган.


Белгечләр “Петруха”, “Ржевское подворье”, Servilux, “Троекурово”, “Ясные зори” һәм “Каждый день” маркаларын тикшереп, тик соңгы маркадагы итне генә хәвефсез дип тапкан.


“Росконтроль” билгеләвенчә, тавык ботларында микроблар нормадан 30 тапкырга артып киткән. Беренче маркада — эчәк таякчыгы төркеменә кергән бактерия, икенчесендә сальмонелла табылган. “Троекурово” маркасы начар исле һәм лайлалы булып ябышып торган. Боларны оешманың "кара исемлеге"нә теркәгәннәр.


Тавык ботларын антибиотиклар булу-булмауга да тикшергәннәр, ул берсендә дә булмаган.


Фото: Яндекс.
Читайте нас: