Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар
13 август 2019, 02:00

Телефоннан шалтыратуларга ышанмагыз

Милли банкның республика буенча бүлекчәсе республика халкын телефон аша мутлашу очракларының артуы турында искәртә.

Милли банкның республика буенча бүлекчәсе республика халкын телефон аша мутлашу очракларының артуы турында искәртә.
Усал ният белән эш итүчеләр үз номерларын банкларның рәсми номерлары белән яшерегә өйрәнде һәм банк карталарыннан акча урлау мөмкинлеге бирүче мәгълүматларны ала. Әгәр сезгә банктан шалтыратып картагыз турында мәгълүмат сорыйлар икән, бу һәрвакыт уяулык күрсәтүгә сәбәп булып тора.
Телефон аша банк хезмәткәрләре белән аралашуның төп кагыйдәләре:
Һәрвакыт банкның рәсми номерын гына җыегыз. Ул картаның икенче ягында һәм бакның рәсми сайтында күрсәтелгән күрсәтелгән;
таныш булмаган номерларга кабат үзегез шалтыратмагыз һәм СМС җибәрмәгез, “от банка” хәбәрләреннән сылтанмалар буенча үтәргә ашыкмагыз. Теләсә нинди аңлашылмаган хәлдә дә рәсми номер буенча банкка шалтыратыгыз һәм мәгълүматны оператор аша аныклагыз;
әгәр сезгә банктан, финанс оешмасыннан яисә дәүләт органыннан шалтыратсалар, шалтыратучының фамилиясен һәм вазыйфасын ачыклагыз һәм үзем яңадан шалтыратырмын, дип әйтегез. Трубканы куегыз һәм оешманың рәсми телефоны буенча яисә банкның “кызу линиясе”нә кабаттан шалтыратыгыз;
куркып калмагыз һәм ашыкмагыз. Әгәр банк шикле транзакция күрсә, ул шунда ук аны ике тәүлеккә кадәр туктатачак. Бу вакыт эчендә сез банкка бу операцияне раслый, яисә туктата аласыз. Карарны 48 сәгать эчендә кабул итәргә кирәк – барысын да яхшылап уйлау һәм ашыкмый гына үзаллы банкка шалтырату өчен шушы вакыт җитә. Әгәр сез бернәрсә дә эшләмисез икән, ике тәүлектән соң банк блокировканы автоматик рәвештә ала һәм операция үтәчәк;
бер нинди сәбәп буенча да, беркемгә дә шәхси мәгълүматларыгызны, карта реквизитларын һәм яшерен мәгълүматны: картаның икенче ягындагы СVC/CVV-кодны, СМС-хәбәрләрдәге кодларны һәм ПИН-кодларны хәбәр итмәгез.
“Башинформ”.
Фото: Яндекс
Читайте нас: