“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясендә район оешмалары һәм предприятиеләре, шулай ук Әлшәйнең битараф булмаган кешеләре теләп катнашты. Акция барышында, ул 1 июльдән 31 августка кадәр дәвам итте, 23 мең сумнан артык акча җыелды. “Гаилә” районара үзәгендә мәктәп кирәк-яраклары һәм канцелярия товарлары кабул ителде. Аларның барысы да авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы, тулы булмаган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларга тапшырылды.