Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
10 октябрь 2019, 02:00

5 градус салкын була, диләр...

Һава торышы Башкортстанда яшәүчеләргә күңелсез сюрприз әзерләде.

Һава торышы Башкортстанда яшәүчеләргә күңелсез сюрприз әзерләде. Гидрометеорология үзәге синоптиклары алдагы көннәрдә кар һәм яңгыр фаразлый. Һава температурасының -5 градуска кадәр түбәнәюе көтелә.


Иртәгә, 10 октябрьдә, төнлә яңгыр һәм кар, юлларның аерым өлешләрендә бозлавык булуы көтелә. Көндез явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, төнлә урыны белән көчле булачак. Һава температурасы 0,+5°, аязытканда -5 градус, көндез +5,+10 градус булачак.


Җомга көнне, 11 октябрьдә, төнлә явым-төшемсез, көндез бераз яңгыр булуы ихтимал. Һава температурасы төнлә 0,+5 градус, аязытканда -1, -6, көндез +7,+12 градус булачак.


Читайте нас: