Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар
16 октябрь 2019, 02:00

Җәйге тәгәрмәчләрне кышкыларына алыштырыр вакыт җитә

20 октябрьдән 21 октябрьгә каршы төндә республикабыз башкаласында термометр баганасы -2 градуска кадәр төшәчәк.

20 октябрьдән 21 октябрьгә каршы төндә республикабыз башкаласында термометр баганасы -2 градуска кадәр төшәчәк.

Явым-төшемнән соң юлларда бозлавык булуы бер дә гаҗәп хәл түгел. Уфа шәһәре мэры Өлфәт Мостафин водительләрне машиналарының җәйге тәгәрмәчләрен кышкыларына алыштырырга өндәде.

Чынлап та, тиздән бозлавыклар башланачак. Тәгәрмәчләрен вакытында алыштырып өлгермәүчеләр аркасында юл-транспорт фаҗигаләре саны артачагын фаразлау өчен күрәзәче булу кирәкми - ел саен беренче бозлавыклар вакытында аварияләр саны күбәя.

Үзебезне һәм якыннарыбызны мондый бәла-казадан саклау өчен хәвефсезлек чараларын төгәл үтик, дуслар!
Читайте нас: