Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар
18 октябрь 2019, 02:00

Ирекмәннәр ярдәмгә килер

14 октябрьдән республикада каналларны санлыформатка этаплап күчерү башланды.

14 октябрьдән республикада каналларны санлы форматка этаплап күчерү башланды. Халыкның күбесе, шул исәптән әлшәйлеләр дә, санлы телевидениегә күчте, кирәкле антенна, кабель, приставка сатып алды һәм аны үзаллы тоташтырды.
Антенна куеп, кабельны һәм приставканы телевизорга тоташтыручыларга волонтерлар ярдәм итәчәк. Федераль кызу линиянең тәүлек әйләнәсенә эшләүче 8-800-220-2002 бушлай номерына шалтыратып, тоташтыруга заявка калдырсагыз, алар сезгә киләчәк. Аз тәэмин ителгән гражданнар өчен компенсация һәм өйдә ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча 8-800-347-0055 телефонына шалтыратыгыз. Шулай ук килеп туган сораулар белән сез турыдан-туры санлы телевидениены көйләү волонтеры Айнур Тимергали улы Әхмәтшин (тел. 8-917-456-8622) белән бәйләнешкә керә яки 3-07-77 телефоны буенча район хакимиятенең яшьләр эшләре комитетына шалтырата аласыз, дип хәбәр итте Әлшәй районы буенча ирекмәннәр төркеме җитәкчесе Гүзәл Ибраһимова.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: