Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
1 ноябрь 2019, 02:00

Газ кертү өчен 100 мең сумга кадәр акча алырга була

Башкортстанда яшәүчеләр үз йортларына газ кертү өчен 100 мең сумга кадәр акча алала.

Башкортстанда яшәүчеләр үз йортларына газ кертү өчен 100 мең сумга кадәр акча алала.


Республика хөкүмәте кайсыбер категория гражданнарга шәхси йортларга газ үткәрүгә сертификатлар бирү һәм аларны түләү тәртибен раслады.

Мондый сертификатны алуга Русия гражданы булган, Башкортстан территориясендә даими яшәүче, шәхси торак йортның милекчесе яки милекче хокукында өлеше булган һәм түбәндәге категорияләргә караган гражданнар хокуклы:

– Бөек Ватан сугышында катнашучылар;

– Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидлары;

– инвалидлар;

– инвалид баласы булган гаиләләр;

– күп балалы гаиләләр.


Шәхси йортка газ кертүгә сертификатның номиналы – 60 мең сум. Ә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, шулай ук хәрби хәрәкәтләр инвалидлары өчен сертификатның номиналы 100 мең сумга тигез.

Торагына газ кертү өчен дәүләт ярдәме алуга хокуклы гаиләләр, әгәр җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбән булса, шулай ук 100 мең сумлык сертификатка өмет итә ала.


Төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әгәр сертификат хуҗасы теге яки бу сәбәпләр аркасында билгеләнгән вакытта сертификат биргән хокукны кулланмаса, ул бу хокукын югалта.

Шәхси йортларга газ кертүгә сертификатлар турында тулы мәгълүматны министрлыкның сайтында алырга була: https://mintrud.bashkortostan.ru.

Фото: pixabay.com



Читайте нас: