Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар
26 ноябрь 2019, 02:00

Депутатлар 31 декабрьдә ял итүне хуплап чыкты

Елның соңгы көнен, бәйрәм көннәренең гомум саны саклану шарты белән, ял көне итәргә була, ди Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт буенча комитет рәисе Ярослав Нилов.

Елның соңгы көнен, бәйрәм көннәренең гомум саны саклану шарты белән, ял көне итәргә була, ди Дәүләт Думасының хезмәт һәм социаль сәясәт буенча комитет рәисе Ярослав Нилов.
Моңа кадәр Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин, хатын-кызлар үтенече буенча, 31 декабрьдәге эш көнен 28 декабрьгә (шимбә) күчерде. Үзенең бу карарын төбәк башлыгы Яңа ел бәйрәменә төп әзерлек хатын-кызлар җилкәсенә төшә дип аңлатты. Аның бу карарын Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар сораулары буенча комитет рәисе Тамара Плетнёва (КПРФ) да хуплады.
“Минем фикеремчә, эш көне булмаган бәйрәм көннәренең гомум санын саклаган хәлдә 31 декабрьне ял көне итәргә булыр иде. 31 декабрь көнне кешеләр эш урыннарында нишли? Үз исәбенә, яисә отпуск исәбеннән отгул алучылар эшкә килеп тормый. Әгәр инде 31е формаль рәвештә эш көне икән, тулы канлы эш процессы барыбер юк. Бер җитди сорауны да хәл итеп булмый, чөнки барысының да бәйрәм”, - диде Нилов РИА Новости агентлыгына.

Фото: Яндекс
Читайте нас: