Алдагы ике көндә республиканың аерым районнарында 22 градускача суыта, дип искәртә Башгидромет.
Республика синоптиклары мәгълүматы буенча, бүген Башкортстанда җылы була. Көннең аязлы-болытлы булуы фаразлана. Бераз кар ява, юлларда бозлавык, кар. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан – секундына 7-12 метр.
Һава температурасы көндез – 1-9 градус салкын.
3 декабрьдә синоптиклар урыны белән кар ява, дип хәбәр итә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын.
Һава температурасы төнлә – 12-17 градус суык, аязайтканда минус 22гә кадәр. Көндез – 8-13 градус салкын.
4 декабрьдә дә урыны белән бераз кар явуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын.
Һава температурасы төнлә – 12-17 градус суык, аязайтканда минус 22гә кадәр. Көндөҙ – 8-13 градус салкын.