Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар
2 декабрь 2019, 14:00

Карлы һәм болытлы һава торышы көтелә

Синоптиклар билгеләвенчә, агымдагы атнада республика халкын болытлы һәм явым-төшемле һава торышы көтелә.

Синоптиклар билгеләвенчә, агымдагы атнада республика халкын болытлы һәм явым-төшемле һава торышы көтелә. Башгидрометүзәк мәгълүматларына ярашлы, дүшәмбе, 2 декабрь көнне, җепшек кар явачак. Аерым районнарда бозлавык, агач ботакларына һәм электр линияләренә кар ябышуы, юлларга кар салуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчүчән. Һава температурасы төнлә һәм көндез -2 ... -7 градус.

Сишәмбе, 3 декабрь көнне җепшек кар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -15, -20 градус, урыны белән – 10, көндез - 10 ... – 15 градус салкын.

World-weather.ru порталы мәгълүматына ярашлы, чәршәмбе көнне болытлы һава торышы көтелә, кар явачак. Көн дәвамында термометр баганалары - 10 ... – 11 граудс салкын күрсәтәчәк.

Пәнҗешәмбе көнне (5 декабрь) дә башлыча болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар явуы фаразлана. Һава температурасы - 8 ... – 12 градус салкын.

Атна ахырында җылытачак. Җомга көнне, 6 декабрьдә, төнлә һәм иртән термометр баганалары – 5 ... – 8 градус күрсәтсә, көндез һәм кичен - 5 ... – 2 градус салкын булуы ихтимал. Гомумән алганда, болытлы һава торышын фаразлый синоптиклар, урыны белән кар явачак.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, 7-8 декабрьдә уртача һава температурасы 0 градус тәшкил итәчәк. Болытлы һава торышы, кар катыш яңгыр һәм бераз җил исәчәк.

Ниһаять, карны да көтеп алдык бит, дуслар! Дөньяларыбыз акланып, пакьләнеп киткәндәй булды.
Фото: Яндекс
Читайте нас: