Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Игътибар
4 декабрь 2019, 14:30

Республикада күп балалы гаиләләр түләгән транспорт салымын кире кайтара ала

Башкортстанда ишле, шулай ук сәламәтлеге ягыннан үзенчәлекле балалар тәрбияләгән гаиләләрнең транспорт салымын түләгәндә льгота алу мөмкинлеге бар.

Башкортстанда ишле, шулай ук сәламәтлеге ягыннан үзенчәлекле балалар тәрбияләгән гаиләләрнең транспорт салымын түләгәндә льгота алу мөмкинлеге бар. Бу хакта республика парламенты спикеры Константин Толкачев хәбәр итте.
Льгота алу өчен салым органнарына гариза язарга кирәк. Ведомствода транспорт салымыннан азат итү турында карарны бер ай эчендә кабул итәргә тиешләр.
Әгәр салым түләнгән, ә гаилә льготага хокуклы икән, акча кире кайтарыла – моның өчен дә яшәгән урын буенча салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Хәтерегезгә төшерәбез, 2 декабрьдә мөлкәт салымын түләү вакыты тәмамланды. 3 декабрьдән салымын түләмәгәннәр бурычлы дип исәпләнә, аларга пеня өстәлә башлый. Шәхси кабинетка керү мөмкинлеге булмаган яки почта аша белдерү кәгазе алмаган кешеләргә салым инспекторлары күпфункцияле үзәк офисларында яки теләсә нинди инспекциядә квитанция алырга киңәш бирә. Алар 6 декабрьгә кадәр эш көннәрендә иртәнге 9 сәгатьтән кичке 8гә кадәр эшли.
Читайте нас: