Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
10 декабрь 2019, 06:41

Исерткеч эчемлекләрсез

Республиканың Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Яңа ел каникулларында исерткеч эчемлекләр сатуны чикләү турында закон проектын эшләде.

Республиканың Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары Яңа ел каникулларында исерткеч эчемлекләр сатуны чикләү турында закон проектын эшләде.
Документка ярашлы, 3 гыйнварда спиртлы эчемлекләр сату тулысынча тыела, ә 4, 5 һәм 6 гыйнварда исерткеч эчемлекләр төшкә кадәр – 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр генә сатылачак. Башка көннәрдә чикләүләр булмаячак.
Депутатлар аңлатуынча, мондый чикләүләр бәйрәм көннәрендә криминаль вакыйгалар, аварияләр, гаилә низаглары санын киметү өчен кертелә. Төбәк интернет-порталында закон проекты тексты белән танышырга һәм аның буенча фикер алышуларда катнашырга мөмкин.
Хәтерегезгә төшерәбез, республикабызда спиртлы эчемлекләрне әлегә мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәмендә, сабантуйларда, Яшьләр һәм Белем көннәрендә генә сату тыела. Шулай ук алкогольне кичке 10 сәгатьтән иртәнге 10га кадәр сату рөхсәт ителми.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: