Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
17 декабрь 2019, 21:00

Чыршыларны рөхсәтсез кисмәгез

Ылыслы агач үсентеләрен саклау, чыршы әзерләү, ташу һәм сатуга контрольлек итү максатында 31 декабрьгә кадәр республикада “Чыршы-2019” оператив- искәртү операциясе үткәрелә.

Ылыслы агач үсентеләрен саклау, чыршы әзерләү, ташу һәм сатуга контрольлек итү максатында 31 декабрьгә кадәр республикада “Чыршы-2019” оператив- искәртү операциясе үткәрелә.
Канунияткә ярашлы, урман фондына зыян китергән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Ылыслы агачларны рөхсәтсез кискән өчен гражданнарга – 3-4 мең сум, вазыйфалы кешеләргә – 20 меңнән алып 40 мең сумга кадәр һәм юридик шәхесләргә 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр штраф салыначак. Моннан тыш, браконьер китерелгән зыянны капларга тиеш. Әгәр зыян суммасы биш мең сум һәм аннан да күбрәк тәшкил итсә, закон бозучыга җинаять җаваплылыгы билгеләнә, аның алты елга кадәр иректән мәхрүм ителүе мөмкин.
Әгәр законсыз рәвештә чыршы кисеп алганда автомототранспорт чаралары, үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника кулланылса, штрафлар күләме арттырыла, ә файдаланылган эш кораллары һәм киселгән агачлар тартып алына.
Ылыслы яшь агач үсентеләрен законсыз кисү һәм сату очраклары турында 8 (347) 218-13-87, 8 (347) 218-13-88, 8 (34754) 3-01-51 телефоннары буенча (эш вакытларында), эшләмәгән вакытларда 8 (347) 218-14-14 телефоны буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.
М. ӘХМӘТОВ,
республика Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман инспекторы.
Читайте нас: