Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
18 декабрь 2019, 13:30

Видео төшерәм дип... 9 каттан егылып төшкән

Мәскәүнең төньяк-көнбатышында 16 декабрьдә фаҗига теркәлгән.

Мәскәүнең төньяк-көнбатышында 16 декабрьдә фаҗига теркәлгән. 12 яшьлек Динара (исеменәр үзгәртелде) әнисе – 38 яшьлек Гүзәл, әтисе – 40 яшьлек Әнвәр һәм ике сеңелләре (16 һәм 4 яшьтә) белән 9 катта урнашкан өч бүлмәле фатирда яшәгән.

Фаҗига көнне кызлар өйдә була. Сәгать кичке 8ләрдә Әнвәр эштән кайта, кызның әнисе кайтып өлгермәгән булган. Динара үги әтисенә кичке аш әзерли. Аннары Әнвәр бүлмәсенә кереп китә. Динара кухняда ялгызы кала. Үсмер кыз ачык тәрәзә төбенә утыра һәм мобиль телефонына видеороликлар төшерә башлый. Туганнары сүзләренчә, төрле кисәтүләргә карамастан, кыз барыбер шулай утырырга яраткан. Мөгаен, ул, тигезлекне югалтып, 9 каттан егылып төшкәндер.

Укучының гәүдәсен узгынчы бер хатын күреп кала.
- Башта исерек дип уйладым, якынрак барып карасам, яшь кыз икәнен күрдем. Кыз халат һәм тапочкадан гына иде. Мин шундук “ашыгыч ярдәм” чакырттым.

Килеп җиткән медиклар Динараның үлемен раслый.
Динараның гаиләсе башкалага 6 ел элек икенче төбәктән килгән. Гаилә фатир арендалап яшәгән. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр һәрчак җылы һәм ышанычлы булган. Мәктәптә укучы кыз беркайчан да негатив сүзләр сөйләп йөрмәгән.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Читайте нас: