Барлык яңалыклар
Игътибар
2 гыйнвар 2020, 11:55

27 градуска кадәр салкыннар көтелә!

"Башгидромет" хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә Башкортстанда 27 градуска кадәр суытачак.

"Башгидромет" хәбәр итүенчә, алдагы көннәрдә Башкортстанда 27 градуска кадәр суытачак.
Әле республикада кар, көчле булмаган буран, җил, урыны белән көчле җил күзәтелә.
Синоптиклар ышандыруынча, 3 гыйнвар төнендә кискен суытачак. Һава температурасы 12, 17 градуска кадәр түбәнәячәк, аязытканда 22, 27 градуска кадәр. Көндез 7, 12 градус салкын булачак.
Атна ахырында, 4-5 гыйнварда һава температурасының янә күтәрелүе көтелә.
Кискен салкыннарга әзер булыгыз, җылы киенегез!. Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас: