Әлшәй хәбәрләре
+20 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Игътибар
14 гыйнвар 2020, 12:30

Республикада буран котыра

Кыш үзенекен итте, гыйнвар бураннары да килде.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава шартларының начараюын искәртә.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, 14 гыйнварның киченә кадәр республикада болытлы һава торышы фаразлана. Юнәлешен үзгәртүчән көчле җил исүе, кар явуы көтелә. Водительләрдән борылышларда аеруча игътибарлы булу сорала – юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булачак. Буран булса да, республикада чагыштырмача җылы.
- Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка күчүчән, тизлеге – секундына 8-13 м, төнлә урыны белән 18 метрга кадәр исәчәк. Һава температурасы төнлә -4... -9 °С, көндез -1... -6 °С, - диләр синоптиклар.
Ары-бире юлларда бәлагә юлыксагыз, ашыгыч хезмәтләр номерын (112) җыеп, коткаручыларны чакырыгыз. Үзегезне саклагыз, кадерле дуслар! Автор : Әлфия Шакирҗанова. Чыганак: ufa1.ru. Фото: sq.com.ua / mayaksbor.ru.
  • Читайте нас в