Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
9 апрель 2020, 19:00

Хаклар тагын артырмы?

Алдагы ике атна эчендә кайсыбер ризыкларның кыйммәтләнүе мөмкин...

Алдагы ике атна эчендә кайсыбер ризыкларның кыйммәтләнүе мөмкин...
Русия төбәкләрендә карабодай ярмасына иң кыйммәт хакларның Башкортстанда булуы турында язган идек инде. Бүген шулай ук Алтай краенда да карабодай кыйммәт тора.
Ләкин хаклар арту туктарга теләми: азык-төлекне күмәртәләп сатучылар белдерүенчә, кайсыбер товарларга хакларның 5-20 процентка кадәр үсүе мөмкин. Алар инде бу хакта сәүдә челтәрләрен искәртергә өлгергән, димәк, алдагы 14 көн эчендә хаклар артачак...
Кыйммәтләнү көтелгән азык-төлеккә кофе, чәй, тәмләткечләр, консервалар, макарон һәм икмәк ризыклары, балык керә. “Хакларны арттыруга коронавирус аркасында килеп туган валюта тибрәнүләре һәм чикләүләре тәэсир итте”,- дип ышандыра безне бизнес. Товар белән тәэмин итүчеләр инде Монополиягә каршы хезмәт (ФАС) тикшерүен үткән, димәк, хакларны күтәрү һич тә спекуляция дип аталмаячак.
Хакларны ике этапта күтәрергә җыеналар, бу сатып алучыларга артык авырлык төшмәсен өчен эшләнә...
Фото: sm-news.ru
Читайте нас: