Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
15 июнь 2020, 12:15

Кырымга билет хакы күпме?

"Русия тимер юллары" компаниясе Кырымга поездлар җибәрү турында игълан итте, коронавирус аркасында яңа сезонда әлеге рейслар ике айга туктатылган иде.

"Русия тимер юллары" компаниясе Кырымга поездлар җибәрү турында игълан итте, коронавирус аркасында яңа сезонда әлеге рейслар ике айга туктатылган иде.

Поездлар былтырдан бирле йөри. Узган атнада билетларны «Гранд Сервис Экспресс» компаниясе сата башлады.

Уфа аша 141/142: Симферополь-Уфа-Екатеринбург рейсы узачак. Поезд составында плацкарт вагоннар да, купе вагоннары да бар. Ул 30 июньнән башлап һәр алты көн саен Екатеринбургтан юл тотачак. Уфадан беренче рейс 1 июльгә — урындагы вакыт буенча 13:28гә планлаштырыла. Симферопольгә поезд 15 июльдә 16:10 сәгатьтә килә. Шулай ук ул Раевка һәм Аксаково аша узачак һәм анда туктаячак. 1 июльдә беренче рейска билетлар юк инде. 7 июльгә хаклар 4536 сумнан (плацкарт) һәм 6224 сумга (купе) кадәр. 13 июльгә бераз арзанрак.

Яңавылда яшәүчеләр Екатеринбургтан Казан аша Симферопольгә баручы 75/76нчы поезддан файдалана ала. Беренче рейс 3 июльгә планлаштырылган — Яңавыл аша поезд 4 июльдә 09:19 сәгатьтә узачак. Билетлар 4906 сумнан башлана.

Диңгез күрмичә бөтенләй дә яши алмаганнар да бар икән, билетларны алып бетергәннәр. "Бакалары җырлап торган ындыр арты инеше дә бик ярап торыр иде быелга", - дип күпләр. Һәркемнең үз ихтыяры. Фото: pdmnews.ru/
Читайте нас: