Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
27 июль 2020, 11:35

Балаларга 10 мең сум - ай саен!

Русия гаиләләренә балалар өчен 10 мең сумлык түләүләрне ай саен кертергә мөмкиннәр.

Русия гаиләләренә балалар өчен 10 мең сумлык түләүләрне ай саен кертергә мөмкиннәр.


«Гадел Русия» фракциясе вәкилләре Дәүләт думасына шундый тәкъдим кертте.


Русия Президенты Владимир Путин 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләрне тормышка ашыру турында карар кабул иткән иде, шуның аркасында гаиләләр июнь аенда 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум акча алды. Июль аенда түләү кабатланды.


«Гадел Русия» фракциясе башлыгы Сергей Миронов Русия Пенсия фонды тарафыннан бүлеп бирелә торган түләүләрне ай саен башкарырга тәкъдим итте. Әгәр башлангычны кабул итсәләр, русиялеләр инде 18 яшькә кадәрге балалар өчен яңа түләүләр алачак.


«Язгы сессиядә үз тәкъдимнәребезне Министрлар кабинетына җибәрдек, без 10 мең сум күләмендә балалар өчен түләү ай саен булырга тиеш дип саныйбыз, һәм аны 18 яшькә кадәрге барлык балалар да алырга тиеш», — дип китерә Мироновның фикерен Primpress.


Депутат сүзләренчә, үсеп килүче коронакризис фонында гаиләләргә финанс ярдәме бик кирәк. «Гадел Русия» фракциясе башлыгы билгеләп үткәнчә, партиянең эшсезлек буенча пособиене арттыру һәм русиялеләргә турыдан-туры түләүләр турындагы башлангычларын федераль хакимият хуплаган.

Читайте нас: