Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
3 август 2020, 17:35

Хаталар телнең абруен төшерә

Район хакимиятендә «Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында»гы законны гамәлгә ашыру буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Район хакимиятендә «Башкортстан Республикасы халыклары телләре турында»гы законны гамәлгә ашыру буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда терминология төркеме әгъзалары катнашты, киңәшмәне хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары алып барды.
Хәтерегезгә төшерәбез, комиссия 1999 елдан бирле эшли һәм хәзер, оешма һәм учреждениеләрнең кадрлар составы үзгәрүгә бәйле, район хакимияте башлыгы карары белән яңа состав расланды, шулай ук терминологик төркем төзү турында положение эшләнде.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - вывескалар, рекламаларны, оешма һәм предприятиеләр күрсәткечләрен дөрес язылышын тикшерү максатыннан Раевка авылының кайбер оешмалар һәм сәүдә нокталары буенча эш төркеменең рейды нәтиҗәләре турында фикер алышу булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, телләр турындагы закон положениеләре киң даирә мәсьәләләргә кагыла, комиссия әгъзалары бу яктан оешма җитәкчеләре һәм шәхси малтабарлар арасында аңлату эшләре алып бара, вывескалар, мәгълүмат күрсәткечләре, бланклар, штамплар, мөһерләр һәм башка күрсәтмә мәгълүматны Башкортстан Республикасы дәүләт телләрендә язуда, тәрҗемә итүдә методик ярдәм күрсәтә.
Вывескаларның гомуми стандартларга туры килүен тикшерү барышында терминология төркеме уңай һәм кире якларын да ачыклады. Мәсәлән, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре, шулай ук хәрби комиссариат, Әлшәй урманчылыгы, «Рябушка», «Домовенок» магазиннары, шәхси малтабар Зарипов икмәкханәсе вывескалары барлык закон таләпләренә туры килә. Гомумән алганда, визуаль мәгълүматның язылышына канәгатьләнерлек бәя бирелде, әмма орфографик һәм стилистик хаталарда да табылды. Беренче чиратта, шуңа игътибар итәргә кирәк, әлегә кадәр кайбер вывескалар һәм табличкалар бары тик рус телендә генә язылган, бу исә телләр турындагы закон таләпләрен җитди бозу булып тора. Элеккечә, башкорт хәрефләрен язуда хаталар җибәрү киң таралган. Еш кына сәүдә һәм хезмәт күрсәтү предприятиеләренең эш вакыты турында хәбәр итүче вывескаларда җитешсезлекләр очрый. Мәсәлән, "ял көндәрһеҙ" сүз тезмәләрендәге хаталар гадәти булып киткән. Комиссия әгъзалары шулай ук кайбер вывескаларны яңартырга тәкъдим итә. Чөнки, килешәсездер, иске табличкалар һәм мәгълүмати стендлар, буявы беткән баннерлар авылыбызны бизәми.
Күпчелек очракта заказны үтәгәндә хаталар җибәрелә. Шуңа күрә җитәкчеләргә һәм шәхси малтабарларга, яңа вывескага заказ бирер алдыннан, әйткәндәй, моңа күп акча түгеп, мәгълүматны терминологик төркем белән килештерергә кирәк. Вывескаларны, мәгълүмат күрсәткечләрен, бланкларны һәм мөһерләрне тәрҗемә итү һәм дөрес язуга кагылышлы барлык сораулар буенча район хакимияте каршындагы телләр турындагы законны гамәлгә ашыру комиссиясенә (Раевка авылы, Ленин урамы, 113, 34 нче бүлмә, тел.3-11-81) мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Читайте нас: