Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Игътибар
15 октябрь 2020, 18:09

“Мир” картасына күчү вакыты ел ахырына кадәр озайтылды

Русия банкы пенсионерлар һәм социаль пособие алучыларга “Мир” картасына күчүне 31 декабрьгә кадәр озайтты.

Русия банкы пенсионерлар һәм социаль пособие алучыларга “Мир” картасына күчүне 31 декабрьгә кадәр озайтты.
Милли түләү системасы карталарына мотлак күчү вакыты 1 июльгә кадәр тәмамланырга тиеш иде, әмма ул пандемиягә бәйле тәүдә 1 октябрьгә кадәр, ә хәзер ел азагына кадәр озайтылды. Шул ук вакытта хаклы ялдагыларга пенсияләрен элеккечә алу мөмкинлеге дә саклана: мәсәлән, банктан яки почтадан кулакчага.
Русия Банкы бүлекчәсе – Башкортстан Республикасы буенча Милли банк хәбәр итүенчә, 2021 елдан Пенсия фондыннан пенсия һәм башка түләүләр, йөклелек һәм бала туганнан соң бирелгән пособиеләр, 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга айлык түләүләр, өченче һәм арытабангы балаларга түләүләр “Мир” картасына күчереләчәк.
Читайте нас: