Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
24 ноябрь 2020, 13:15

Инвалидлык алуның гадиләштерелгән тәртибе

Агымдагы елның 9 апреленнән 1 октябренә кадәр гамәлдә булган гражданинны инвалид итеп тануның гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр озайтыла.

Агымдагы елның 9 апреленнән 1 октябренә кадәр гамәлдә булган шәхесне инвалид итеп тануның гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 1 мартына кадәр озайтыла.
Медицина оешмасы медицина-социаль экспертизага юллама биргән гражданнарга тикшерү читтән торып үткәрелә.
Мондый юллама булмаганда, яңадан тикшерү вакыты нәкъ менә шушы чорга туры килгән кешеләргә элек билгеләнгән инвалидлык төркеме озайтыла, шулай ук яңа шәхси реабилитация яки абилитация программасы эшләнә.
Инвалидлык элек тикшергәндә билгеләнгән датадан алып алты айга озайтыла.
Инвалидлыкны озайтуга мохтаҗ гражданнар турында белешмәләр РФ Пенсия фонды тарафыннан медицина-социаль экспертиза учреждениеләренә инвалидлык срогы тәмамланганчы 14 көннән дә соңламый тапшырыла. Бюро, үз чиратында, инвалидлык вакытын озайту турында карарны инвалидлык срогы тәмамланганчы өч эш көненнән дә соңламый кабул итә.
Инвалидлык билгеләү фактын раслаучы белешмә һәм инвалидны (инвалид баланы) реабилитацияләүнең яки абилитацияләүнең шәхси программасы, РФ шәхси мәгълүматлар турындагы законнарны үтәп, гражданинга почта аша заказлы хат белән җибәрелә.
Мәгълүмат “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты тарафыннан бирелде.
Читайте нас: