Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
7 декабрь 2020, 12:24

“Чыршы – 2020”

Яңа ел алдыннан республикада ылыслы үсентеләрне законсыз кисүне искәртү буенча чираттагы оператив-профилактик операция үтә.

Яңа ел алдыннан республикада ылыслы үсентеләрне законсыз кисүне искәртү буенча чираттагы оператив-профилактик операция үтә.
Бу көннәрдә урман сагы инспекторлары бәйрәмгә чыршылар әзерләү урыннарын ныклап тикшерә. Хокук саклау органнары белән берлектә яшел урман сылуларын саткан урыннарда рейдлар, шулай ук урман фонды җирләрен тикшерүләр үтәчәк, дип хәбәр итә республика Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.
Чыршыларны законсыз кискән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Гражданнарга 3 - 4 мең сумга кадәр, вазыйфалы кешеләргә – 20 - 40 мең сум, юридик шәхесләргә 200 - 300 мең сум штраф салына. Моннан тыш хокук бозучы урман фондына китерелгән зыянны капларга тиеш. Әгәр зыян 5 мең сум һәм аннан да югарырак икән, гражданнар җинаять җаваплылыгына тарттырыла.
“Чыршы – 2020” операциясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА әзерләде.
Ылыслы яшь агачларны законсыз кисү, әзерләү һәм сату очраклары турында Башкортстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчер хезмәтенә 8 (347) 218-14-14 телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк.
Фото: primamedia.ru
Читайте нас: