Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Игътибар
21 гыйнвар 2021, 12:55

Сак булыгыз: ялган акчалар!

Узган ел районда ялган акчаларга бәйле өч очрак теркәлде, җинаять эшләре кузгатылды.

Узган ел районда ялган акчаларга бәйле өч очрак теркәлде, җинаять эшләре кузгатылды.
Соңгы вакытта компьютер технологияләренең үсеше һәм катлаулы полиграфия оргтехникасыннан һәркемнең куллана алуы ялган акчалар таралуына булышлык итте. Чын акчадан бер нәрсәсе белән дә аерылмаган ялган купюралар һәм кыйммәтле кәгазь бланкларын эшләгәндә җинаятьчеләрнең заманча техник чараларын куллануы ялган акчаларны ачыклауда аерым кыенлыклар тудыра. Башлыча 1000 һәм 5000 сумлык купюралар таратыла. Шуңа да карамастан, хокук саклау органнары, финанс структуралары һәм касса хезмәткәрләре тырышлыгы белән ялган акчалар даими рәвештә әйләнештән алына һәм экспертизага җибәрелә. Җинаятьләрнең күбесе ялган акчаларны танып, аларның билгеләрен хәтердә калдырган һәм полициягә вакытында хәбәр иткән гражданнар ярдәмендә тиз ачыла.
Ялган акчалар башлыча базарлар, коммерция киосклары, АЗСларда, кече бизнес предприятиеләрендә таратыла.
Ялган акча таратучыларның корбаны булмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
- купюраларны таныш булмаган кешеләрдә ваклатмагыз;
- автомобиль яки күчемсез милек сатканда алынган акчаны банкта тикшерергә кирәк;
- валюталарны “алмаштыручылар”дан сатып алмаска, хәтта отышлырак курс буенча тәкъдим итсәләр дә;
- әгәр сез шикле сыйфатлы купюрага тап булсагыз, аның белән исәпләшергә ашыкмагыз, чөнки бу да җинаять, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итегез;
- базарда әйбер сатып алганда акчага карата бик игътибарлы булыгыз;
- банкоматтан акча алганда чекларны саклагыз;
- әгәр сезгә ялган купюра бирергә тырышсалар һәм сез моны күреп калгансыз икән, сатучының һәм аның белән аралашкан кешеләрнең билгеләрен, аларның автотранспортын хәтердә калдырырга тырышыгыз һәм полициягә шалтыратыгыз.
Максим КЛАММ,
Русия Эчке эшләр министрлыгы Әлшәй районы буенча бүлегенең икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме өлкән оперуполномоченные.
Мутлашучылар корбаны булдыгызмы яки ялган акча тарату очрагын күрдегезме? Кичекмәстән 02 (102/112 мобиль операторлар өчен), 8(34754) 3-09-91, 8-999-741-1139 телефоннары аша полициягә шалтыратыгыз!
Ялган акчаларның аерылып торган төп билгеләре:
*ялган купюра ике кәгазь битеннән ябыштырылган, шуңа күрә ул тотып караганда калынрак һәм катлауларга аеру билгеләренә ия;
*компостер белән язылган саннар тотып караганда кәгазьне энә белән тишкәндәге кебек катыршылык сизелә;
*югалучан металл сак җебе яктыга куеп караганда пунктир кебек күренә һәм буяу белән эшләнгән;
*авышлык почмагы үзгәргәндә ялтыравык сызыклар барлыкка килми, тотып караганда кәгазь шома;
*Ярославль шәһәренең төрле төсләргә кереп ялтырап торган гербы(1000 сумлык купюраларда) һәм Хабаровск шәһәре гербы(5000 сум) купюраны төрле яктан караганда үзенең төсен үзгәртми.
Читайте нас: