Әлшәй хәбәрләре
+33 °С
Ясно
Ихтыяр көче
30 Ноября 2020, 06:41

Сайрый өзеп моңлы сандугач, Эчләрендә моңлы җыр булгач...

3 декабрь. Бу көн барлык дөнья календарьларында да бәйрәм буларак түгел, ә арабызда үзенчәлекле кешеләр яшәвен искәртү буларак билгеләнгән.

3 декабрь. Бу көн барлык дөнья календарьларында да бәйрәм буларак түгел, ә арабызда үзенчәлекле кешеләр яшәвен искәртү буларак билгеләнгән. Ул көчле рухлы, кыю, язмышы нинди генә булмасын, яшәешнең һәр минутын кадерли белгәннәргә багышлана.
Иске Васильевка авылыннан Рәмис Латыйп улы Бәшировның тормышы һәрвакыт инвалид коляскасына бәйле булмаган. Бәшировлар нәселендәге барлык ир-атлар кебек, ә тегү осталары бу якларга 19 гасыр башында Татарстаннан килгән, ул да эшсөяр, тырыш һәм максатына өлгәшүчән егет булып үсә. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Йоматау техникумын тәмамлый, иң чибәр кызга өйләнеп, туган авылында төпләнә. Колхозда эшли, йорт салып керәләр, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Әмма бәла, һәрвакыттагыча, көтмәгәндә килә һәм аяз көндә яшен аткан кебек, көч-дәрте ташып торган кырык яшьлек ирнең гомерен икегә бүлә.
- Рәмис ул вакытта ферма мөдире булып эшли иде. Яшь чагында хисапчы, аннары бухгалтер булды. Контора күрше авылда, Мәндәндә урнашкан иде, шуңа да, өйгә якынрак булсын дип, үзебезнең Иске Васильевка фермасына мөдир булып кайтты. Табигате белән тынгысыз, бер минут та кул кушырып утырырга күнекмәгән, һәрвакыт башланган эшне ахырына җиткергән кеше, үзен кызганмады. Буыннары авыртуларга да башта игътибар итмәде, салкын тигәндер, дип уйладык. Тиздән минем ярдәмсез киенә дә алмый башлады, әмма эшкә йөрүен дәвам итте, - дип искә ала Рәмис Латыйп улының хатыны Гөлнур апа.
Дәваханә, тикшерүләр, анализлар. Кызганычка каршы, табиблар да тиз генә диагноз куя алмый. Берничә ай үткәннән соң, ниһаять, авыртудан һәм билгесезлектән хәлсезләнгән иргә хәрәкәт итү функцияләрен, ә аннары эчке органнарын зарарлаган мәкерле авыру турында хәбәр итәләр. Дерматомиозит. Беренче тапкыр дәваханәдә дүрт ай ята. Бу вакытта аның янәшәсендә тугры һәм яраткан хатыны Гөлнур Рәүф кызы була, соңыннан ул Росгосстрах агенты булып егерме биш ел эшләгәннән соң, ирен тәрбияләү өчен эшенән китә.
Озак һәм газаплы дәваланулар, айлар буе дәваханәдә ятулар, күп санлы операцияләр хәлен яхшырта, әмма озакка түгел. Кызганычка каршы, элекке тормыш турында искә төшерәсе генә кала. Рәмис абый үзе авыру турында сөйләргә һич тә яратмый. Кичергәннәренә карамастан, ул беркайчан да рух төшенкелегенә бирелми, үзен кызганмый. Актив яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Рухи яктан көчле кеше мохтаҗларга күңел җылысы белән уртаклашырга ашыга. Вакыт барда үз хыялларын тормышка ашырырга тырыша. Шулай итеп, 2009 елда Рәмис абый һәм Гөлнур апа патронат әти-әни булып китәләр.
- Кызларыбыз үсеп таралышты, өйдә икәү генә калдык. Рәмис һәрвакыт улы булуын теләде. Ә шул вакытта безнең авылда бер апа тәрбиягә бала алды. Бу аны тагын да дәртләндерде. Приютларга барды, Раевкага, Дәүләкәнгә, Бәләбәйгә йөрде. Гаиләгә малай алырга теләвен сөйләде. Бераздан соң безгә: “Килегез, карагыз, әмма малай берүзе генә түгел, аның апасы да бар», - дип шалтыраттылар, дип искә ала Гөлнур апа.
- Карап тормыйбыз, өйгә алып кайтабыз, дип җавап бирдем. Ул вакытта мәктәпләрдә язгы каникул иде, приютка бардык. Таныштык, Ильяска - сигез яшь, Линария бераз өлкәнрәк иде. Балаларга, үзегез теләсәгез генә, бездә калачаксыз, дидек. Шулай итеп бергә яши башладык. Алар мәктәпне тәмамлап, кызыбыз - китапханә техникумына, улыбыз төзелеш училищесына укырга керде. Бүген алар зур тормыш юлына басты. Ильяс армиядә хезмәт итеп кайтты, Уфада эшли, Линариянең үз гаиләсе бар, - дип әңгәмәгә кушыла Рәмис Латыйп улы.
Әмма алда да сынаулар көткән икән әле аны. 2014 елда ул чираттагы операцияне үткәрә, аннан соң аяксыз калып инвалидлар коляскасына утыра. Бер яктан, тормыш аның физик сәләтен алса, икенче яктан, рух ныклыгын, иҗади сәләтен ача. Ул кулына каләм ала. Беренче шигырен туган авылы юбилеена багышлап иҗат итә. Шул вакыттан алып күңеленнән шигырь юллары ургылып чыга башлый. Шушы берничә ел эчендә ул ике меңгә якын шигырь иҗат итә, проза әсәрләре дә бар. Бу матур каллиграфик язулы кырык калын дәфтәрдә (үзенең сәләте аркасында ул армиядә дә писер булып хезмәт иткән) аның фәлсәфи уйланулары - Туган ил, җир, икмәк, балалары һәм оныклары, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт турында язылган шигырьләре тупланган. Рәмис абый әсәрләре белән еш кына «Юлдаш» радиосында шигъри тапшырулар эфирында чыгыш ясый, иҗат җимешләре республика гәзитләре битләрендә да басылып тора.
- Аның ярдәме белән мин «Нур» театрына спектакльгә дә бардым, концертларга чакыру, төрле бүләкләр оттым. Рәмиснең шигырьләре күңелгә үтеп керә, тавышы да ягымлы, шуңа да күп тыңлаучылар аның өчен тавыш бирә һәм ул ота, ә бүләкләрне мин алам, - дип елмая Гөлнур апа. – Рәмис һәрвакыт шундый булды. Нәрсәгә генә тотынмасын, барысы да килеп чыга. Сәнәк тотса да, кулына ручка алса да, энә тотса да, бөтен нәрсә кулыннан килә. Тегү осталары булган ата-бабалары кебек, күз явын алырлык киемнәр тегеп куя иде әле! Ә табыннарда, бәйрәмнәрдә ничек матур итеп сөйли торган иде, аның һәрвакыт чыгыш ясавын сорадылар, гармунда уйнады, җыр-моңга гашыйк булды, - дип сокланып сөйли ире турында Гөлнур апа.
Әйе, бүген Рәмис абый авыртуны басучы дарулар ярдәмендә генә тора, әмма күңел төшенкелегенә бирелергә уйламый да. Без килгән көнне аңа берничә яңа калын дәфтәр китерделәр.
- Менә 41чесен башлыйм, дип елмайды әңгәмәдәшем. Үз-үзен тотышы һәм күңел байлыгы белән безгә, сәламәт кешеләргә, язмыш аңа нинди генә киртәләр куймасын, рух ныклыгы, көч һәм тормышка сөю үрнәге күрсәтүче кеше ул. Сайрый өзеп моңлы сандугач, эчләрендә моңлы җыр булгач, дип язган ул бер шигырендә. Әйе, йөрәге моңга тулганда, күңелендә яшәү дәрте булганда гомеренең кадерле мизгелләрен барлый-барлый киләчәккә карап яши ул.
Гомерләрнең матур бер мизгеле
Дөнья көтеп тыныч яшәүдә.
Бәхетеңне җирдә табып
Маңгай тирең түгеп эшләүдә.
Мин бәхетле – янымда парым бар,
Яшим балаларның тоеп җылысын.
Шуннан артык ни өмет итәсең,
Ходай биргән бәхетнең иң олысын.
Кем бәхетле – балалар үстергән,
Өйләр салган, агач утырткан.
Куанып яши олыгайган көндә
Өлешенә тигән уңыштан.
Бәхетләрнең иң олысы –
Тыныч яшәү тормышта.
Олы хезмәт, тырышлык белән
Ирешкәнбез килгән уңышка.

Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Утны, суны бергә кичкән Гөлнур һәм Рәмис Бәшировлар иңгә-иң терәп 44 ел тату гомер итә.
Читайте нас