1 февральдән Башкортстанда федераль льготага хокуклы 312 мең кешегә айлык акчалата түләү күләме 3 процентка индексацияләнде, дип хәбәр иттеләр Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчәсеннән.
Индексация күләме 2019 елгы инфляция дәрәҗәсеннән чыгып билгеләнде.
Айлык акчалата түләү составына кергән социаль хезмәтләр җыелмасы да 3 процентка индексацияләнә. Хезмәтләр урынына акча алырга мөмкин.
Быел 1 февральдән акчалата җыелманың хакы аена 1155,06 сум тәшкил итә.
Индексациядән соң социаль хезмәтләр исемлеге түбәндәгечә була:
— дарулар, медицина изделиеләре һәм инвалид балалар өчен махсус туклану продуктлары (акчалата — аена 889,66 сум);
— төп чирләрне искәртү өчен шифаханә-курортларда дәвалануга юлламалар (акчалата — аена 137,63 сум);
— шәһәр яны тимер юл, шулай ук шәһәрара транспортында дәвалануга бушлай бару һәм кайту (акчалата – айеа 127,77 сум).