Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Әлшәй районына эш сәфәре барышында азык-төлек продуктлары җитештерү белән шөгыльләнүче эшкуарлар белән аралашты.
"Исток" кооперативы рәисе Петр Николаев Радий Хәбировка тәүлегенә 3 тонна сөт, каймак, эремчек эшкәртү белән шөгыльләнергә ниятләүләре турында сөйләде. Узган елның җәендә кооператив дәүләттән 10,5 миллион сум күләмендә финанс ярдәме алган.
- Без сөт кабул итү һәм суыту өчен махсус бина төзи башладык. Инвестицияләрнең гомум суммасы - 17,6 миллион сум, - дип сөйләде предприятие җитәкчесе.
Кооператив 2017 елда төзелгән. Ул халыктан сөт җыю һәм сату белән шөгыльләнә.
Радий Хәбиров, шулай ук, урындагы эшкуар Ринат Зариповның пекарня-кибетендә булды. Биредә ул авыл халкы белән аралашты, продукциянең сыйфаты белән кызыксынды. Икмәк һәм кондитер эшләнмәләренә ихтыяҗ зур. Биредә барлыгы илледән артык төр продукция җитештерелә, предприятиедә 44 хезмәткәр эшли.
Эшкуар пекарня өчен яңа бина төзелеше башлануы турында сөйләде. Анда икмәк пешерү цехы, 100 тоннага кадәр он саклау склады һәм кибет урнашачак. Заманча икмәк пешерү мичләре сатып алу, он әзерләү, сату һәм саклау системасын урнаштыру планлаштырыла. Төзелешкә инвестицияләр күләме якынча 18 миллион сум тәшкил итәчәк.