Магазиннарда карабодай һәм бакалея продукциясе киштәләре бүлү челтәрләренең аларны вакытында тулыландырып өлгермәве сәбәпле бушый. Башкортстанда азык-төлек бар һәм тагы да кимендә ярты елга җитәрлек. Коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау буенча брифингта Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев югарыда әйтеп үтелгән продуктларга хак артмаска тиешлеген билгеләде.
«Алдан хәвефләнергә кирәкми, — дип тынычландырды Гусев. – Бүген бездә җиләк-җимешкә һәм яшелчәгә бераз хак арткан (бу мизгелгә бәйле), ләкин бакалея төркеме кыйммәтләнмәгән. Мониторинг мәгълүматлары буенча, соңгы атнада хак арту теркәлмәгән».
Белгечләр карабодай, макарон, дөге һәм башка ярмалар сатып алырга ашыкмаска киңәш бирә. Республикада бу продуктларның запасы бар.