Әлшәй хәбәрләре
+30 °С
Облачно
Икътисад
24 Марта 2020, 07:35

Башкортстанда картлык буенча уртача пенсия – 15,3 мең сум

Башкортстанда картлык буенча пенсионерлар саны 2010 елда 855,7 меңнән алып 2019 елда 1 миллионнан артык кешегә кадәр арткан, дип белдерделәр республика статистиклары.

Башкортстанда картлык буенча пенсионерлар саны 2010 елда 855,7 меңнән алып 2019 елда 1 миллионнан артык кешегә кадәр арткан, дип белдерделәр республика статистиклары.
Ел башына картлык буенча пенсиянең уртача күләме республикада 15,3 мең сумга җиткән (2010 елда 7,1 мең сум).
Рәсми мәгълүматлар буенча, картлык буенча һәр бишенче пенсионер диярлек мәшгульләр төркеменә карый.
Рәсми булмаган мәшгульлекне исәпкә алып, Башкортстанда эшләп йөргән пенсионерларның өлеше бераз югарырак – үткәрелгән сорау алуларга ярашлы ул 30% тирәсе тәшкил итә, дип йомгак ясадылар Башстатта.
Фото: tp.tver.ru
Читайте нас