Әлшәй хәбәрләре
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Яшелчә бакчасы
21 декабрь 2017, 02:00

Динебез гыйлем белән көчле

Төзелеш эшләре баруга карамастан, Раевка мәчетенең ишекләре һәркемгә ачык.

Төзелеш эшләре баруга карамастан, Раевка мәчетенең ишекләре һәркемгә ачык.
Мәчетне яңартып төзү бер ел элек башланды. Иман йортына йөрүчеләр ярдәме белән бинаның тамбуры сүтелде, янкорма өчен нигез салып борыстан бура күтәрелде, тимердән гөмбәзнең каркасын да эшләделәр.
Бүген мәчет түбәсен мәһабәт гөмбәз бизи, төзүчеләр янкормага тәрәзәләр дә куйган.
-Хәйрия акчасына акрынлап материаллар сатып алабыз, - ди төзелеш чорында прораб вазыйфасын да үз өстенә алган районыбызның имам мөхтәсибе, Раевка мәчете имам хатибы Илшат хәзрәт. – Әмма эшләр күп әле, аның өчен, әлбәттә, акча кирәк. Без, һәрвакыттагыча, якташларыбыз ярдәменә ышанабыз, чөнки элек-электән мәчетләрне бөтен халык белән бергә күтәргәннәр.
Төзелеш баруга карамастан, мәхәллә ишекләре һәрвакыт ачык. Изге Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре тантаналы узды, җомга намазларына йөрүчеләр дә күп. Дин әһелләре изге эшләр турында да онытмый, балалар йортына ярдәм итә, мәчеткә килүчеләрнең дә үтенечен кире какмый.
- Мәчет – намаз уку урыны гына түгел, ә ислам дине кануннарын танып-белү мәктәбе дә ул, - ди Илшат хәзрәт. – Кызганычка каршы, кайберәүләр Интернет челтәренә өстенлек биреп, барлык мәгълуматны шуннан ала, очраклы кешеләргә ышанып, туры юлдан тайпылучылар да бар. Алар ислам диненең экстремизм һәм террор белән бернинди уртаклыгы юклыгын аңламый, безнең динебез золымның теләсә нинди төрен, кансызлыкны тыя. Дини экстремизм белән көрәшүнең төп коралы – аң-белем тарату. Атнаның һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбесендә 19 сәгатьтә өлкәннәр һәм балалар белән ислам нигезләрен һәм гарәп телен өйрәнү буенча дәресләр үткәрәбез. Шулай булгач, кадерле дин кардәшләр, мәчеткә юлны онытмагыз, - дип чакырды имам мөхтәсиб.
Төзелеш эшләре тәмамлангач, Раевка мәчете яңа төс алачак. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен иркен һәм якты намаз заллары булачак, аерым бүлмәләр дә каралган. Мәчетне яңартып төзүгә һәркем үз өлешен кертә ала, чөнки изге эш җирдә ятып калмый бит.
Мәчет төзүгә акчаларны Саклык банкының 639002069019586575нче картасына күчерә ала. Алучы: Йосыпов Илшат Илдар улы.

Хәер-сәдака җыю мәчетнең үзендә дә оештырылган.
Читайте нас: