Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яшелчә бакчасы
7 март 2018, 02:00

Һәрьяклап та килгән Лилия апа!

Чурай авылында туып-үскән, бөтен гомерен педогогик хезмәткә багышлаган Лилия Биктимер кызы Сәлимгәрәева хаклы ялга чыкканчы Яңа Сәпәш, Кармыш авылы мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде.

Чурай авылында туып-үскән, бөтен гомерен педогогик хезмәткә багышлаган Лилия Биктимер кызы Сәлимгәрәева хаклы ялга чыкканчы Яңа Сәпәш, Кармыш авылы мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде. Тормыш иптәше Илһам Галимҗан улы белән гаиләдә бер ул, ике кыз үстереп, балалары хәзер һәрберсе тормышта үз урынын табып, лаеклы хезмәт итә. Дүрт онык-оныкаларына нәнәй-картәти булу бәхетенә дә ирештеләр.
Хаклы ялга чыгу белән һәркем күңеленә яткан шөгыль табарга тырыша. Лилия Биктимир кызы да асалы паласлар суга, бәйләм бәйли, өй эшләренә күңелен сала. Әмма укытучы укымый тора алмый. Әдәбият белән кызыксына, иҗатта да үзен сынап карый. Компьютерны өйрәнеп, “Бәйләнештә” челтәрендә Кармыш, Чурай авыллары төркемнәрен ача, архив материалларын җыеп, шәжәрәләр төзи. Күңел бөтенлегенә омтылыш аны Коръәнне ныклап өйрәнүгә алып килә. Гарәпчә Коръән укырга өйрәнгәч, сүрәләр ятлап, Акмулла исемендәге педагогия университетындагы өстәмә югары белем бирү институтында «Ислам дине укыту педагогы» белгечлеген алды. Бүген ул мәчеттә өлкәннәргә һәм балаларга ислам нигезләрен өйрәтә.
Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә Коръән укучы балалар арасында узган конкурста ике ел аның укучылары да катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
Лилия Биктимер кызы - китапханәдә эшләп килгән «Сердәш» хатын-кызлар клубының актив әгъзасы. Әдәбият белән дә кызыксына, үзе дә шигырьләр иҗат итә. Шәрек шагыйре Гомәр Хаям робагыйларына тәрҗемәләре дә бар. Аларның берничәсен сезгә дә тәкъдим итәм.
Мәрзия АБДРАХМАНОВА,
китапханәче.
Кармыш авылы.

***
Бар сылу да тумый чибәр булып.
Матурлыкка өйрән батырдан.
Төскә-башка сылу булганнар да
Уза алмый күңеле матурдан.
***
Кичә булган югалтуга син елама.
Хыялыңа бирелеп, онытылма.
Үткәннәргә көеп, килер бәхет диеп,
Бүгенгеңнән калып, син отылма.
***
Тормышны аңлаган ашыкмый арытабан.
Куана, кадерләп мәлләрен гомернең:
Явуын яңгырның, эрүен карларның,
Йоклавын сабыйның, догасын картларның.
***
Эндәшмәвең - алтын, ул — сиңа сак.
Күп сөйләвең - үзең өчен тозак.
Бик бәләкәй булса да кеше теле,
Тормыш бозарга ул бик тә җилле.
***
Читайте нас: