Былтыр күп кенә гәзитшелчә бакчасы укучыларыбызга “Әлшәй хәбәрләре”ндә билгеле бакчачы Морис Нәгыймовның җимеш агачлары һәм куакларын тәрбияләү буенча биргән киңәшләре бик ошады. Морис Тәлгать улы бүген сезне кайбер җимеш-җиләк культураларын үстерү үзенчәлекләре белән таныштыра.
Соңгы елларда күпләр кәүсәле (колоновидные) алмагач үсентеләре сатып ала башлады. Журналларда югары уңыш бирүче бу агач турында матур фотографияле мәкаләләр басылып чыккач алмагачның бу төре белән кызыксынучылар артты. Ләкин күп кенә бакчачылар кәүсәле алмагачтан югары уңыш ала алмады, өстәвенә ул бик күп ботаклар җибәрә, ә чынында исә алай булырга тиеш түгел. Минем дә мондый алмагач үстерү буенча беренче тәҗрибәм уңышлы булмады. Базарда ике үсенте сатып алып ултырттым, май аендагы тәүге кырау алмагачның яфракларын юк итте һәм ул үсеп китмәде. Бу хәлдән соң культураны җентекләп өйрәнергә булдым.
Ачыклануынча, базарда сатылган үсентеләрнең 95 проценты – көньякта үстерелгән һәм алар Молдавиядән һәм Украинадан кайтартылган икән, ә алар безнең климатка яраклашмаган. Чиләбедәге “Русия бакчалары” җәмгыяте безнең зона өчен яраклаштырылган сортлар үстерү белән шөгыльләнә, үсентеләрне аннан яздырып алырга мөмкин. Әмма тагын да бер факторга игътибар итегез.
Тамырлары нык үсешкән, сабагы юан һәм биеклеге кимендә 70 см тәшкил иткән кәүсәле алмагачлар гына яхшы үсә һәм җимеш бирә. Һәм аларны мотлак питомниктан сатып алырга кирәк, чөнки почта аша сезгә стандарт үсенте җибәрмәүләре дә ихтимал.
Әгәр шундый алмагач үстерергә карар иткәнсез икән, аларның Васюган, Малюха, Ренет Мажерова, Искорка кебек кышка чыдамлы сортларын сайлап алыгыз. Аларны юл, койма, йорт стенасы буйлап утыртырга мөмкин, ләкин алмагачлар һәрвакыт кояшлы якта үсәргә һәм төньяк җилләреннән сакланган булырга тиеш. Алмагачларны бер-берсеннән ярты метр ераклыкта, гадәти алмагачны утырткан кебек утыртырга кирәк. Ләкин язын утыртканнан соң гадәти алмагачның яхшырак тармаклансын өчен өске ботагын кисеп алалар, ә кәүсәле алмагачныкын кисәргә ярамый! Әгәр өске ботагын кисеп алсаң, яисә аңа салкын тисә, куяннар, тычканнар зыян китерсә, сынса, анда тармаклану башлана һәм җимеш бирү тоткарлана.
Кәүсәле алмагач дөрес итеп тәрбияләгән очракта икенче-өченче елына җимеш бирә башлый. Әгәр өске ботакларга зыян килсә, нәрсә эшләргә? Ул чакта яңадан үскән өске ботакларның иң көчлесен калдырып, калганнарын яшел килеш алып ташларга кирәк. Калдырылган ботак тураеп, вертикаль үсүен дәвам итәчәк.
Кәүсәле алмагачның бер калын кәүсәсе һәм ян яктан кыска (20 сантиметрдан артык түгел) ботаклары була. Ләкин кайвакыт, сортның нинди булуына карап, ян яктан озын ботаклар да үсеп чыга, төбендә ике-өч бөре калдырып, аларны кисеп алырга кирәк. Июнь урталарында ян яктан үсеп чыккан көчле ботакларны өстәмә рәвештә өзеп алырга кирәк.
Тәүге ике-өч елда кәүсәле алмагачка һәр ике атна саен бер чиләк суга 1 аш кашыгы мочевина кушып сиптерәләр. Июльдә мондый тукландыруны туктатырга кирәк, югыйсә агач кышка әзерләнеп өлгермәячәк. Арытабангы елларда аны гадәти алмагач кебек ашларга кирәк.
Өске ботаклардагы бөреләрне туңудан саклау өчен тәүге ике елда кыш башланыр алдыннан алмагачка 3-4 планкадан пирамида куярга һәм һава керүче тукыма белән ябарга кирәк.
Кәүсәле алмагачны безнең зонада үстерүнең тагын да бер варианты бар: аны 10-12 литрлы контейнерга утыртырга, 4-6 елдан соң 20-25 литрлы савытка күчерергә һәм 10-12 яшьлек булганчы шунда тотарга була. Кышкылыкка контейнердагы агачны бинага кертергә кирәк, анда температура -10 градустан түбән булмаска тиеш. Контейнерга салу өчен 2:1:1 нисбәтендә туфрак, черемә һәм ком катнашмасын кулланырга мөмкин.
Сүземне йомгаклап үз фикеремне әйтәсем килә, алмагач өчен бүленгән участокта тәүдә гадәти алмагачлар, ә калган мәйданда кәүсәле һәм кәрлә (алар турында сүз киләсе мәкаләдә барачак) алмагачлар утыртып карарга кирәк.
Русия Федераль салым хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча 31нче районара инспекциясе.
Каен бөресен агачта сок хәрәкәте башланганда, бөреләр бүрткәч, әмма әле яфрак ярганчы җыярга кирәк. Бер генә яфрак чыкса да, соңга калган буласыз. Гадәттә, бу март башы-урталарына туры килә. Моны коры көнне эшләгез. Бер каенның бөреләрен күп кисмәгез, агачка зыян китермәскә кирәк. Язын аны киптерүе авыр. Бүлмәдә кипмәсә, духовкага куегыз, температураны +30 оСтан арттырмагыз. Кипкән бөре 2 ел саклана. Каен бөресе бәвелне куа, канны чистарта, тирләтә, иммунитетны ныгыта, аны подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан файдаланалар. Салкын тигәндә, грипп йоктырганда, кичтән 1 стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы вакланган бөре салып, берничә минут төнәтергә. Чәй кебек эчәргә һәм төренеп ятарга. Ул тирләтә, иммунитетны ныгыта. Ревматизм борчыганда, мазь ясап карагыз. 250 г атланмай, 250 г каен бөресе кирәк. Эмаль кәстрүлгә 1,5-2 см биеклектә вак итеп туралган атланмай, өстенә шулкадәр үк бөре салырга. Шул рәвешле бөре белән майны чиратлаштырырга. Савытны герметик итеп ябарга. Капкачның кырыйларын камыр белән ябыштырып куярга була. Кәстрүлне 15 сәгать сүрән духовкада тотарга. Аннан капкачын ачып суытырга. Катнашманы марля аша сөзеп, банкага тутырырга. Нәтиҗәлерәк булсын өчен, 25 г камфара кушарга мөмкин. Мазьны суыткычта сакларга. Сызлаган буыннарга шушы мазьны сөртергә була. Өстенә пленка капларга һәм җылы итеп төрергә. Берничә процедурадан соң ук хәлнең яхшыруы сизелә. Геморройдан төнәтмә ясарга була. 1 стакан вак итеп туралган яки төелгән каен бөресенә 0,6 л үсемлек мае кушып, 40 көн төнәтергә. Аннан 50шәр г дару ромашкасы һәм сары мәтрүшкә өстәргә. 3 атна төнәткәч, дару әзер була. Көн саен арт юлга сөртә аласыз. Ул геморрой төеннәрен тиз төзәтә. Бу төнәтмә дерматиттан да файдалы, косметологиядә дә уңышлы кулланыла.