Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яшелчә бакчасы
16 Май 2018, 02:00

Карлыган һәм крыжовник үстерәбез

Карлыган белән крыжовник - аеруча еш таралган җимеш культуралары. Әмма күпләр аларны дөрес үстерми. Еш кына җимешләре аз булган зур куакларны күрергә мөмкин. Әгәр аларны дөрес тәрбияләсәң, гаилә өчен 3-4 куак та җитә. Бу культураларны үстерүнең аеруча нәтиҗәле юлын аңлатып үтәсем килә.

Карлыган белән крыжовник - аеруча еш таралган җимеш культуралары. Әмма күпләр аларны дөрес үстерми. Еш кына җимешләре аз булган зур куакларны күрергә мөмкин. Әгәр аларны дөрес тәрбияләсәң, гаилә өчен 3-4 куак та җитә. Бу культураларны үстерүнең аеруча нәтиҗәле юлын аңлатып үтәсем килә.
Кара карлыганны вертикаль түгел, ә якынча 45 градуслы почмак астында һәм моңа кадәр үсенте үскән тирәнлектә 5-7 сантиметрга тирәнрәк итеп утыртыгыз. Бу сабаклар санының тизрәк артуына булышлык итәчәк. Астан 5-6 бөре калдырып, үсентенең бөтен сабакларын бераз кисеп чыгыгыз.
Киләсе язда куакта иң көчле 4 сабак калдырып, калганнарын төбенә кадәр кисегез һәм көчле сабакларның очын 5-10 см озынлыгында кисеп ташлагыз. Көзгә сабакларда ботаклар барлыкка киләчәк һәм куак эре җимеш бирәчәк, шулай ук аксыл төстәге яңа сабаклар җибәрәчәк. Киләсе яз очларын кисеп янә иң көчле 4 сабак калдырыгыз. Бер елдан соң да шул ук эшне кабатлагыз. Бишенче елга сезнең куакта 16 сабак җимеш бирәчәк. Һәр сабак 4 ел яхшы уңыш бирә, бишенче елга уңыш азрак һәм җимешләре дә ваграк була. Шуңа да алтынчы елга һәм киләсе елларда язын 4 карт сабакны кисеп алыгыз, ә берьеллык яшь сабаклардан янә иң көчле дүртесен калдырыгыз. Шундый система буенча куактан 12-15 ел файдаланырга мөмкин. Арытабан аны чокып алып ташлагыз, ә яңа куакны икенче урынга утыртыгыз. Элекке урынга утыртырга киңәш итмим, чөнки уңыш аз булачак, туфрак ял итмәгәнлектән, куак еш чирләячәк. Бу башка культураларга да кагыла.
Мин кара карлыганның төрле сортларын утыртып карадым һәм, безнең зонадан ерак булмаган урында чыгарылган сортлар гына яхшы үсә, дигән нәтиҗәгә килдем. Аеруча Валовая (иртә), Чишмә (уртача өлгерүче) һәм Кушнарен (соң өлгерүче) сортларын утыртырга тәкъдим итәм.
Крыжовникның һәм кызыл карлыганның (ак, алсу – кызыл карлыган төрләре) һәр сабагы 5-6 ел яхшы уңыш бирә. Шунлыктан куакта 18 сабак калдырырга һәм ел саен уларның өчесен алмаштырырга (иске өч ботакны кисәбез, ә яңаларыннан өчне калдырабыз) кирәк. Куакларны бер урында 16-18 ел тотарга мөмкин.
Хәзер крыжовникның энәсез сортлары бар. Аларның безнең зона өчен иң яхшылары - Черносливовый, Сенатор, Кооператор һәм Берилл сортлары. Ак карлыганның – Уральская белая, алсу карлыганның – Розовый жемчуг һәм кызыл карлыганның Джонкер ван тетс, Натали һәм Лучезарная сортлары уңышны күп бирә.
Морис НӘГЫЙМОВ,
бакчачы.
Ким авылы.
Читайте нас: