Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Яшелчә бакчасы
29 Май 2018, 02:00

Кәрлә алмагачлар

Аларны алмагач сортларын махсус кәрлә ялганмаларга берләштереп чыгаралар. Ялганмалар вегетатив үрчи - яшь ботак, сабаклар чыгара.

Аларны алмагач сортларын махсус кәрлә ялганмаларга берләштереп чыгаралар. Ялганмалар вегетатив үрчи - яшь ботак, сабаклар чыгара. Кәрлә ялганмасында ныклы кәүсәле алмагач 1,5-2 м озынлыкта үсә, өч-дүрт елдан соң уңыш бирә башлый, биек алмагачларга караганда җимешләре эре була.
Аларның тамырлары тирән ятмый, шуңа да җир асты сулары якын булган участокта (1,5 метрдан артык түгел) яхшы үсә. Җил үтәдән-үтә өргән участокларда агачларны ныклы казыкларга бәйләп куярга кирәк.
Әмма бер җитди җитешсезлеге бар – алар кышка чыдамлы түгел. 2003 елда мин Кушнаренко селекция үзәгеннән кәрлә ялганмаларын алып кайттым, җиде сорттан аллея булдырдым, алар җимеш бирә башлады. Ләкин 2010 елның салкын кышында алмагачлар туңды. Бакчамда ышыграк урын табып, мин аларны яңадан үстерә башладым. Әле җиде агачым бар, аларны өйрәнүемне дәвам итәм. Кышка чыдамлы кәрлә ялганмаларын мотлак китереп чыгарырмын, дип уйлыйм. Үткән җәй Бөре шәһәреннән табигый кәрлә сортлы Чудное һәм Братчуд үсентеләрен алып кайттым һәм биек алмагач ялганмасына куштым. Бу кушма сортлар ярымкәрлә кебек (биеклеге 3 метрдан артмый), ярыйсы гына кышка чыдамлы һәм аларны курыкмый үстерергә мөмкин.
Кәрлә алмагачларны үстерү буенча берничә киңәш бирә алам:
аларны бакчада 2x2, 2,5x1,5 м схемасы буенча утыртырга;
утыртканда һәм тәрбияләгәндә ялганган урынны туфрак белән капламагыз, ялганган сорт туфракка үзенең беренчел тамырларын җибәреп, агачның биек булып үсүе мөмкин;
ел саен агачны ныклы казыкка бәйләгез;
агач астында бернәрсә дә үсмәскә тиеш;
аларга еш ашлама кертергә һәм күп итеп су сибәргә кирәк, ә гади алмагач белән чагыштырганда азот күләмен 30-50 процентка арттырырга;
кәүсәне ян ягында тигез итеп 6-8 ботак калдырып, куак рәвешендә формалаштырыгыз. Беренче ике-өч елда гына ботак үсентеләрен кыскартыгыз, киләсе елларда кәүсәненең ботакларын сирәкләп кисегез;
беренче елларда кышын утыртылган агачның күп өлешен кар белән ябыгыз, киләсе елларда кәүсә тирәли 10-15 см калынлыгында черемә салыгыз, язын казып чыгыгыз;
кәрлә ялганмалары беренче елларда бик күп үсенте чыгара, җәен 5-10 см булгач, аларны кисегез;
кәүсәне тычканнардан саклау өчен кышын аны рубероид белән урагыз һәм мартта көннәр җылыта башлагач төбендәге карны тыгызлап таптагыз.
Морис НӘГЫЙМОВ,
бакчачы.
Ким авылы.
Читайте нас: