Әлшәй хәбәрләре
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яшелчә бакчасы
22 июнь 2018, 02:00

Үсемлекләргә ярдәм

Соңлап килгән яз һәм салкын июнь җиләк-җимеш культураларының үсешенә кире йогынты ясады.

Соңлап килгән яз һәм салкын июнь җиләк-җимеш культураларының үсешенә кире йогынты ясады. Җитмәсә, декабрь аеның аз карлы һәм суык булуы сәбәпле, көздән утыртылган үсемлекләрнең генә түгел, яшь җимеш агачлары һәм куаклыкларның да тамырлары туңды. Нишләргә?
Үсентене игътибар белән карагыз, чыбыкча ялганган урыннан астагы яшел ботакларны өзеп алыгыз. Моны җәй дәвамында эшләгез. Иң өске ботакның кәүсәсен кисегез, әгәр ул көчсез булса, киләсенең өстен кисеп алыгыз. Аннары, яшел кәүсә якынча 80 см булгач, казык кагып, ботакны аңа вертикаль рәвештә бәйләгез, очын өзегез. Болай эшләгәндә, буйга үсү туктала, ә ян ботаклар үсә башлый. Шулай итеп, әгәр чыбыкча ялганган урыннан өстә бер генә бөре сакланса да, үсентене саклап калырга мөмкин.
Яшь агачларда һәм куаклыкларда яфраклары саргайдымы? Бу – хлороз, ул тимер яки тамырдан яфракларга кирәкле күләмдә минераль матдәләр барып җитмәүдән барлыкка килә. Быел исә күбрәк икенче сәбәп буенча, чөнки тамырларның өске өлеше туңды, ә түбәндәгеләре яфракларга минераль матдәләрне биреп җиткерә алмый.
Үсемлекләргә ярдәм итү мөмкин һәм кирәк. Беренчедән, азот белән тукландырыгыз: 20 г мочевинаны (1 аш кашыгын өеп тутырып) бер бидрә суда эретеп авыру үсемлекләргә сибегез, ике атнадан соң моны кабатлагыз. Кәүсә тирәли 1 кв. метрга 40 г исәбеннән зур агачларга тулы ашлама (азофоска, нитроаммофоска һ.б.) кертегез: тигез итеп казыгыз, су сибегез. Сатуда төрле микроэлементлы дарулар бар, аларны үсемлекләргә сиптерегез. Яфракларын яндырмас өчен күләмен арттырмагыз. Бер атнадан соң янә кабатлагыз.
Тиздән җимеш күбәләге оча һәм йомырка сала башлаячак. Җимеш агачларын бер тапкыр “Фуфанон” яки колорадо коңгызына каршы препаратлар белән мул гына сиптерегез. Әгәр бөреләр ачылганда аларга 3 процентлы бордосс катнашмасы сиптертмәгәнсез икән, әле тик 1 процентлы концентрация белән генә эшкәртегез.
Морис НӘГЫЙМОВ,
бакчачы.
Ким авылы.

Читайте нас: