Бакчада үстерелгән каен җиләге – иртә өлгерүче культура (аңардан иртәрәк тик зелпе генә өлгерә). Ул 19 гасырда Америкадан (“Виктория” сорты) кертелә һәм элек бакчаларда үстерелгән җиләкне алмаштыра. Күпләр һаман каен җиләген җир җиләге дип атый, бу дөрес түгел: җир җиләге вак, озынча һәм уңышлылыгы да каен җиләгеннән 5-10 тапкырга кимрәк, шуңа ул бик сирәк очрый.
Бакча җиләге үстерү тәҗрибәсеннән чыгып, югары һәм сыйфатлы уңыш алуга юнәлтелгән берничә киңәш бирәсем килә. Утыртыр алдыннан 3-4 атна элек туфракны яхшылап ашларга: 1 кв. метрга 8 килограммга тирес кертергә, 80 г ашлама (азофоска һ.б.), 100-150 г көл сибәргә, туфракны яхшылап казырга кирәк. Июнь ахырында-август башында мыекларында барлыкка килгән яфраклар җәелешен 70*30 см схемасы буенча утыртырга. Язын да утыртырга мөмкин, әмма беренче елның уңышы аз булачак. Утыртканнан соң, тамырларын иртә салкыннардан алып кар катламы барлыкка килгәнче саклау өчен куаклар астындагы туфракка тирес сибәргә кирәк.
Бакча җиләген бер урында 4-5 ел гына үстерергә кирәк, алдагы елларда куаклар картая, уңышы түбәнәя һәм вак җимешләр бирә башлый. Чәчкә атып беткәч, су сипкәндә һәм яңгыр яуганда җимешләре пычранмасын өчен куаклар астына һәм рәт араларына пычкы чүбе яки вакланган салам (коелган чыршы энәләре дә ярый) салыгыз, яшел үлән һәм печән салырга ярамый, алар җимешләрне черетә. Мульча өстенә мочевина буталган су (бер бидрәгә 15 г) сибегез. Ни өченме? Туфрактагы микроорганизмнар туфрак азоты кулланып мульчаны черетә башлый, ә сибелгән мочевина аны таркату өчен җитә.
Җәй буе даими рәвештә мыекларын кисәргә кирәк (кисәргә, ә өзмәскә), алар җиләкнең туклыклы матдәләрен файдаланып уңышны 2-3 тапкырга киметә. Үрчетү өчен яфраклар җәелеше кирәк булса, мыекларны читтәге үсемлекләрдә калдырырга мөмкин.
Җиләкнең тамырлары начар үсешкән, шуңа да киләсе елдан башлап даими рәвештә тукландырырга кирәк. Беренче тукландыруны иртә яздан, кар эрегәч тә үткәрәләр: 1 метр рәткә 10 г мочевина һәм 50 г көл салып, өстенә мул итеп су сибәләр. Икенчесен – чәчкә аткач, җимешләр барлыкка килгәндә, 1 метр рәткә 10-15 г мочевина сибелә. Өченчесе - җимешләр җыелгач, тулы ашлама (40 г) яки 1 кв. метрга 30 г суперфосфат һәм 100 г көл кертелә.
Тамырлары тирән урнашмаганга күрә, 10-15 көн саен даими рәвештә су сибәргә кирәк, ә эссе көннәрне һәм коры җәйне - 5-7 көн саен. Авыруларны профилактикалау өчен кар эрегәч корыган, таплары булган яфраклары өзегез һәм 3 процентлы бордос катнашмасы сибегез, әгәр авыру билгеләре күренсә, чәчкә аткач һәм уңыш җыелгач 1 процентлы бордос катнашмасы сибегез.