Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иман нуры
1 март 2019, 02:00

Озакка сузу килешми

Коръән мәҗлесендә Коръәннең төрле аятьләрен укырга мөмкин.

Коръән мәҗлесендә Коръәннең төрле аятьләрен укырга мөмкин. “Нигә монысын алдың, икенчесе кирәк иде” кебек дәгъваләр урынсыз. Шул ук вакытта монда да намаздагы кебек таләп куела – халыкны арытып, озакка сузу килешми. Мәсәлән, “Ясин”не уку өчен кимендә ярты сәгать вакыт кирәк – озакка китә. Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләм мондый күренешне өнәмәгән. “Халыкны ялкытырга ярамый”, – дип шелтә белдерер булган ул.
Хәдисләр
*Дүрт нәрсәне дүрт нәрсә белән беркетегез: иманнарыгызны - намаз, малыгызны - зәкәт, саулыгыгызны - сәдака, гыйлемне - язу белән.
*Дустыңны уртача сөй, бәлки беркөнне ул сиңа дошман булыр, дошманыңны да уртача дошман күр, бәлки беркөнне ул сиңа дус булыр.
*Үзеңә әманәт ителгән нәрсәне иясенә тапшыр, үзеңә хыянәт иткән кешегә хыянәт кылма!
*Вөҗданыңны кыйный торган нәрсәне эшләмә, куй!
*Әгәр сине яхшы эшләрең шатландырса һәм бозык эшләрең кайгыга салса, димәк, син мөэмин икәнсең.
*Дөньяда комсыз булма, сине Аллаһ яратыр, кешеләр кулында булган нәрсәләргә кызыкма, сине халык яратыр.
*Аллаһы Тәгаләгә иң күп шөкер итүче кеше – адәмнәргә шөкер итүче кеше.
*Хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы - ир хакы, ирләр һәм хатыннар өстендә булган хакларның иң зурысы - ана хакы.
*Биш нәрсә килгәнче, башка бишнең кадерен бел: үлемең килгәнче – терек булуыңның, хасталык килгәнче - сәламәтлегеңнең, мәшгуль булганчы - буш вакытыңның, картлык килгәнче - яшьлегеңнең, фәкыйрьлек килгәнче - байлыгыңның.
*Кәсепнең иң яхшысы – хыянәтсез булган сәүдә һәм кешенең үз кул көче белән мал табу.
*Кыямәт көнендә гөнаһы иң күп булган кеше – дөньяда вакытта әһәмиятсез сүзне күп сөйләгән кеше.
*Батырлык кешеләрне көрәшеп егуда түгел, бәлки ачу вакытында үзен тота белүдә.
*Синдә Аллаһы Тәгалә сөя торган ике сыйфат бар: йомшаклык белән кабаланмау.
*Эшләрнең хәерлесе – уртачасы.
*Хак иясенең сүз сөйләргә хакы бар.
*Кайбер сүзләрдә – сихер, кайбер шигырьләрдә хикмәт бар.
*Бернинди нигезсез кешеләр турында яман уйлаудан сакланыгыз, чөнки начар уй – сүзләрнең иң ялганы. Кешеләрнең гаепләрен тикшермәгез, көнләшмәгез, ачуланышмагыз, бер-берегезне ташламагыз, Аллаһының коллары булган хәлдә бер-берегезгә кардәшләр булыгыз!
*Көнчелектән сакланыгыз, чөнки ут утын яки печәнне ничек яндырса, көнчелек тә изге гамәлләрне шулай ашый.
Дини календарьдан.
Фото: Яндекс
Читайте нас: