Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иман нуры
23 апрель 2019, 02:00

“Нур” яктылык сибәр

Мәчетне төзеп бетерүдә ярдәм таләп ителә

Мәчетне төзеп бетерүдә ярдәм таләп ителә
Мәндән уртасында калкып чыккан, кирпечтән төзелгән, манаралы матур мәчет бинасы, чын мәгънәсендә, авылның йөзек кашына әйләнде.
- Иман йортының нигез ташы дүрт ел элек, 2015 елның маенда салынган иде, - дип сөйли мәчетнең имам-хатибы Фәрит-хәзрәт. – Гыйбадәтханәне без авылдашларыбыз, якташларыбыз ярдәме белән төзедек. Һәркем хәленнән килгәнчә бу изге эшкә үз өлешен кертте. Аларның барысына да тыныч күк йөзе, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә язсын!
Бүген “Нур” мәчетендә эшке эшләр бара. Газ, ут кертәсе һәм бизәкләү эшләрен тәмамлыйсы калды. Моңа бары тик вакыт һәм акча кирәк.
-Хөрмәтле предприятиеләр җитәкчеләре, малтабарлар, дин әһелләре, кадерле якташлар! Мәчетне төзеп бетерүдә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүегезне осрыйбыз, - дип мөрәҗәгать итте әлшәйлеләргә Фәрит-хәзрәт. – Аллаһы боерса, тиздән уртак тырышлык белән төзелгән мәчетебез үз ишекләрен ачар һәм тирә-якка иман нуры сибәр.
Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Акчаны Саклык банкы картасы номерына күчерергә мөмкин: 4276060027853731. Алучы: Сафин Фәрит Гамбәрис улы. Тел. 3-57-36, 8-917-450-4779.
Читайте нас: