Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иман нуры
22 август 2019, 02:00

Яңа Сәпәштә мәчет булачак

Моңа тәүге адымнар эшләнгән дә инде - авыл уртасындагы ныклы, иркен кирпеч бинаны малтабар Руслан Дәүләтшин мәчет өчен бушлай биргән.

Моңа тәүге адымнар эшләнгән дә инде - авыл уртасындагы ныклы, иркен кирпеч бинаны малтабар Руслан Дәүләтшин мәчет өчен бушлай биргән. Биредә барлык коммуникацияләр дә бар, ремонт үткәрелгән. Манара куеп, кайбер эчке эшләрне башкарасы гына калган.


- Яңа Сәпәш авылында яшәүчеләр, бөтен Ибрай авыл Советы халкы исеменнән мондый зур бүләк өчен Руслан Салават улына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Аңа киләчәктә эшендә уңышлар, тазалык телибез, - ди авыл активистлары Әхсән Гаффанов һәм Илмир Мостафин.


Күптән түгел генә авылларының 115 еллыгын үткәргән яңа сәпәшлеләр изге Корбан бәйрәменә көтеп алынган мәчеткә җыелды. Районның имам-мөхтәсибе Илшат хәзрәтнең Коръән укыганын тыңлап, корбан ашын тәмләгәннән соң гыйбадәтханәне төзекләндерү турында бергәләп фикер алышты алар.


-Әлхәмдулилләһ, авыл халкы мәчет ачу ниятен дәррәү күтәреп алды, барысы да кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә теләк белдерде, авылыбызда туып, бүген читтә яшәүчеләр дә кушылды. Яр Чаллыдан якташыбыз Урал Ильясов бик күп акча тапшырды. Вахта ысулы белән эшләүче егетләребез, битараф булмаган авылдашларыбыз да читтә калмас. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң, тиздән манаралы мәчетебез тирә-якка нур чәчеп, үзенә тартып торыр әле, - ди Әхсән Хәсән улы.


Зилә ВӘЛИУЛЛИНА.
Читайте нас: