Әлшәй хәбәрләре
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Иман нуры
16 октябрь 2019, 02:00

“Нур” йөрәкләргә иман нуры өстәсен

Мәндән авылында озак көтелгән вакыйга – иман йортын ачу тантанасы узды

Мәндән авылында озак көтелгән вакыйга – иман йортын ачу тантанасы узды
“Нур” мәчетен мәндәнлеләр дүрт ел элек төзи башлаган. 2015 елның 15 маенда аның нигезенә беренче таш салынды. Ниһаять, тантаналы көн җитте, биек манаралы мәһабәт мәчет беренче тапкыр халыкны тәүге намазга чакырды.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район Советы секретаре Шамил Сәлимов, республика мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Әюп хәзрәт Бибарсов, гомум сораулар буенча мөфти ярдәмчесе Фидан Газизов, хәләл индустриясен үстерү үзәге җитәкчесе Илнур Мөхәммәтҗанов, имам-мөхтәсибләр Мансур хәзрәт Сәгарьяров, Илшат хәзрәт Йосыпов, районыбызның һәм күрше районнарның дин әһелләре килгән иде.

-Иман йортын төзегәндә ярдәм кулы сузган якташларыбызга, авылдашларыбызга зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә фатихасе белән авылыбызда барлык уңайлыклары булган мәчет төзелде. “Нур” һәр диндарның йөрәгенә иман нуры өстәсен, - диде мәчетнең имам-хатибе Фәрит хәзрәт Сафин, җыелучыларны сәламләп.
Беренче нигез ташыннан алып төзелеш авыл халкы, шунда туып-үсеп, бүген чит якларда яшәгән якташларыбыз акчасына башкарылды. Мәндән авылында күптән көтелгән мәчет булсын өчен Краснодардан алып Находкага кадәр бик күпләр акча тапшырган. Хәлләреннән килгәнчә бу изге эшкә өлеш керткәннәр исемлегендә дүрт йөзгә якын кеше бар. Фәрит Сафин, Мәхмүт Мирсәяпов, Гөлфия һәм Гаян Ситдыйковлар, Радмир Ситдыйков, Сафия, Урал һәм Ринат Гиззәтуллиннар, Минеслам Гыйззәтуллин, Рәхимҗан Галимуллин, Фәнис Зиннәтуллин мәчет төзүгә 100 меңнән артык акча биргән.

Изге башлангычны авыл старостасы Рәхимҗан Галимуллин оештырган. Аның мәчет төзү турындагы инициативасын Фәрит Сафин, Мөдәрис Нәбиуллин һәм башкалар шунда ук хуплап каршы ала. Шулай итеп төзелеш башлана һәм, ниһаять, мәндәнлеләрнең күптәнге хыялы тормышка аша. Өлкән буын 1887 елда төзелгән мәчетнең манарасын кисеп, 1938 елда клуб итеп үзгәртүләрен, ә аннары ул мәктәп каршындагы интернатка әйләнүе турында хәтирәләрне саклый...
Бу көнне чыгыш ясаучылар күп булды, аларның барысы Аллаһ йортын төзүдә катнашкан, эше белән дә, акчалата да ярдәм күрсәткәннәргә рәхмәт әйтте. Һәркем, авылыбызга иман нуры кайтсын, изге азан тавышы тынмасын дигән теләк белдерде.
Яңгыр сибәләп торуга карамастан, мәчет ачу тантанасы авыл халкы һәм кунакларның хәтерендә калырлык матур бәйрәмгә әйләнде, анда бүләкләүләр дә булды, сарык итеннән тәмле пылау да пешерелде.
Бу көнне яңгыраган барлык изге теләкләр тормышка ашыр һәм “Нур” мәчете түбәсендә балкыган өч ярымай шатлыклы вакыйгалар шаһиты гына булыр, дип ышанабыз.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотолары.
Бәйрәмнән тантаналы күренешләр.
Читайте нас: