Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Иман нуры
16 гыйнвар 2020, 13:40

Хәдисләр

Әгәр бер кеше агач утыртса, аны тәрбияләп, багып җимеш бирүенә ирешсә, ул агачның һәрбер җимеше микъдарында савап язылыр.

Әгәр бер кеше агач утыртса, аны тәрбияләп, багып җимеш бирүенә ирешсә, ул агачның һәрбер җимеше микъдарында савап язылыр.
*Кем сүзен сәлам бирүдән башлый, шул - Аллаһы Тәгаләгә иң якын кеше.
*Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыл, гүя син аны күреп торган кебек. Әгәр дә син аны күрмәсәң, ул сине һәрвакытта күрүчедер.
*Берәү догалары кабул булуын һәм кайгылары таралуын теләсә, авырлыкта яшәүченең хәлен җиңеләйтсен.
*Өсләрегезгә кигән кием кебек, күңелләрегездәге иман да искерә, туза. Аны яңартып торыгыз.
*Туганлык җепләрен өзгән һәм күршеләрен рәнҗеткән кешегә кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә рәхмәт күзе белән карамас, үз рәхмәтеннән читләштерер.
*Аллаһы Тәгалә каршысында иң сөекле һәм хөрмәтле йорт — ятимнәргә хөрмәт күрсәтелгән йорт.
*Җомга көнендә шундый бер вакыт бар, әгәр бер кешенең дога кылуы шул вакытка туры килсә, аның догасы һичшиксез кабул булыр.
*Адәм баласы дөньядан ахирәткә күчкәннән соң бөтен гамәле киселә. Әмма берничә гамәле үзе вафат булганнан соң да гамәл дәфтәренә язылу дәвам итә, үзе белгән гыйлемне башкаларга өйрәткән булса, Коръән Кәрим китабын бүләк итеп калдырса, халык файдасына эшләр эшләп, кое казып калдырса, иманлы, әхлаклы, тәрбияле балалар үстерсә.
Читайте нас: