Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Иман нуры
24 апрель 2020, 11:05

Рамазан ае башланды

Бүген мөселманнарның изге Рамазан - ураза ае башланды.

Православие динен тотучылар үткән якшәмбедә Якты Пасха бәйрәмен билгеләде. Ә бүген мөселманнарның изге Рамазан - ураза ае башланды. Кызганычка каршы, короновирус инфекциясенең таралуы диндарлар өчен дә олы сынау булды, дини оешмалар эшенә дә үзгәрешләр кертте. Чиркәүләр һәм мәчетләрдә кешеләр күпләп җыела торган чаралар үткәрү вакытлычса туктатылды.
-Әссәламү гәләйкүм үә рәхмәтуллаһ үә бәрәкәтуһ! Хөрмәтле дин кардәшләр! – дип гәзит аша мөрәҗәгать итте районыбызның имам-мөхтәсибе Илшат хәзрәт Йосыпов. – Безнең өчен иң саваплы булган ай - Рамазан ае, ураза тоту, Аллаһы Тәгаләгә якынаю ае җитте. Бу айда коронавируска карамый, бөтен мөселманнар өчен дә ураза тоту фарыз. Коръәндә: “Һәр иманлы кеше бу изге айны файдалы итеп үткәрергә, ураза тотарга бурычлы, ә кем сәламәтлеге буенча һәм сәфәрдә булуы сәбәпле уразаны тота алмый икән, бу изге гамәлне башка көннәрдә үтәргә мөмкин”,-. дип язылган
Белүегезчә, уразаның төп кагыйдәсе - иртән кояш чыкканнан алып кичен кояш баеганга кадәр ашаудан һәм эчүдән тыелып тору. Әмма ураза тотуның иң тирән мәгънәсе – гонаһлардан һәм яман гамәлләрдән арыну. Бу айда ислам динендә начар гамәлләрдән тыелып тору кешенең күңелен пакьләндерә, тормышка изге караш тудыра. Рамазан ул чистарыну, пакьләнү ае. Ниндидер үпкәләребез булса, гафу итик, кемнедер рәнҗеткән булсак – гафу үтеник, гөнаһлардан тәүбә кылыйк, Аллаһы Тәгаләдән кичерү, иман сорыйк.
Мәчетләребезнең ишеге һәрвакыт ачык, ләкин пандемия чорында кеше күпләп йөри торган җомга намазлары һәм төнге тәравих намазлары үткәрелмәячәк. Тәравих намазы Рамазан аеның иң мөһим өлеше булып тора, шуңа да һәрберебез өйдә гаилә әгъзаларыбыз белән дога кылачакбыз. Шулай ук, якыннарыбызның зарарлануына юл куймас өчен, мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрү, шул исәптән мәчетләрдә дә, тыела.
Шулай булуга карамастан, бу изге һәм мәрхәмәтле айны файдалы һәм саваплы итеп үткәрергә тырышырга кирәк. Авыру, эпидемия – зур сынау, шул сынаулардан сабак алырга, сабыр һәм түземле булырга кирәк.
Иншаллаһ, пандемия үтеп китәр һәм без Ураза бәйрәмен бергәләп каршы алырбыз. Ә әлегә мин барыгызны да Рамазан аен файдалы итеп үткәрергә, ураза тотарга, намаз укырга, туганнарыгыз белән бергә булырга һәм мөмкин кадәр күбрәк изге гамәлләр кылырга – якыннарыгызга һәм авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм кулы сузарга чакырам. Аллаһы Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын! – диде Илшат хәзрәт.
Рамазан ае 24 майда тәмамлана. Бу көн Башкортстанда Ураза бәйрәме дип игълан ителде.
Фото: ok.ru
Читайте нас: