Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Иман нуры
22 Май 2020, 21:00

Ураза бәйрәмен өйдә үткәрик

24 майда бөтендөнья мөселманнары олуг бәйрәм – изге Рамазан аеның тәмамлануын гәүдәләндергән Ураза гаетен каршылый.

24 майда бөтендөнья мөселманнары олуг бәйрәм – изге Рамазан аеның тәмамлануын гәүдәләндергән Ураза гаетен каршылый. Бу көнне, гадәттә, мәчетләрдә халык күп була иде, кешеләр гаиләләре белән гает намазына, хәер салырга, дин кардәшләре белән аралашырга җыела торган иде. Быел коронавируска бәйле хәлләр башкачарак, иман йортлары мондый күмәк чаралар өчен әлегә ябык.
Моңа кадәр уразаны өйдә тотып, намазларны да өйдә укыган кебек, Ураза бәйрәмен дә өйдә генә каршыларга чакырды район мөхтәсибе, Раевка мәчетенең имам-хатибы Илшат хәзрәт. Гәет намазы районның төп мәчетендә дин әһелләре катнашлыгында гына үтәчәк, дип хәбәр итте ул.
Иман йортлары бу көннәрдә ачык, Рамазан ае тәмамланганчы фытыр сәдакасын бирергә мөмкин, әлбәттә, көчәйтелгән әзерлек режимының барлык таләпләрен саклау, битлек һәм перчатка кию мотлак.
-Изге Рамазан тәмамланганнан соң, һәр мөселманның күңелен төрле хисләр били. Беренчедән, без озак көтелгән бәйрәм җитүенә шатланабыз, икенчедән, яхшы гамәлләр кыла һәм начар гадәтләрдән арына торган бу изге айны бераз моңсулынап озатабыз. Кемнәр бу айда намазга баскан, кемнәргә изге Коръән китабын укырга өйрәнү бәхете тигән, алар Аллаһы Тәгаләнең мактавына лаек. Бу айда күпләрнең чын гаилә кыйммәтләрен аңлап, ниндидер сәбәпләр белән өзелгән туганлык, дуслык җепләрен ныгытуына чын күңелдән ышанам.
Мәрхәмәтле Рамазан безгә рухи чистарыну мөмкинлеге бирде. Шушы айда гына иманлы булырбызмы, әллә гомерлеккә үзебезне һәм тормышыбызны яхшы якка үзгәртербезме - барысы да үзебездән тора, - дип Илшат хәзрәт, әлшәйлеләргә тәбрикләү сүзләрен җиткерде:
-Хөрмәтле дин кардәшләр! Сезне Ураза гаете белән ихлас котлыйм һәм бәйрәм шатлыгы һәр җирдә тоелсын өчен туганнарыгызга, хезмәттәшләрегезгә, дусларыгызга, аеруча балаларга бүләкләр бирергә чакырам. Аллаһы Тәгалә сезне мәрхәмәтеннән ташламасын, ике дөнья рәхәтен күреп, иманлы булып, дин кушканча яшәргә насыйп итсен. Тоткан уразаларыбызны һәм эшләгән изге гамәлләребезне Ходай кабул итсен!
Читайте нас: