Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Иман нуры
17 август 2020, 14:35

Мәчет сукмагына тузан төшми

Мөселманнарның олуг бәйрәме – Корбан бәйрәменә Раевка мәчете манарасын яңа ярымай бизәде.

Мөселманнарның олуг бәйрәме – Корбан бәйрәменә Раевка мәчете манарасын яңа ярымай бизәде.
Район үзәгендәге Аллаһ йортын үзгәртеп кору турында без берничә тапкыр язган идек инде. Дүрт еллар тирәсе элек эш янкорма төзүдән башланган иде, бу намаз уку залларын киңәйтү мөмкинлеге бирде. Арытабан тулысынча ремонт ясалып, җылылык системалары алмаштырылды. Мәчет тышкы яктан да күркәмләнде. Төп бинаның түбәсен алмаштырдылар, манарасын яңарттылар, гөмбәз урнаштырылды, стеналары аксыл панель белән тышланды. Боларның барысы да мәхәлләгә йөрүчеләр, мәрхәмәтле диндар әлшәйлеләр, үз тамырларын онытмаган якташларның акчалата ярдәме белән эшләнде.
- Малтабарлар Руслан Ахунов, Ринат Зарипов, Нияз Алтынгуҗин һәм башка бик күпләр мәчеткә зур ярдәм күрсәтә. Ә изге бәйрәм алдыннан куелган матур ярымай - «Агро МТС» җәмгыяте директоры Җәүдәт Сафинның бүләге. Барыгызга да зур рәхмәт, эчкерсезлегегез һәм юмартлыгыгыз сәламәтлек, уңыш һәм иминлек белән бүләкләнсен, кылган изгелекләрегезне Ходай кабул итсен! – дип ихлас теләкләрен җиткерде районның имам-мөхтәсибе, Раевка мәчете имам-хатибы Илшатхәзрәт.
Быел җәй пандемия шартларында мөселманнарның төп тантаналары мәчеттә халык катнашлыгыннан башка үтте, тәмле сый - пылау да пешерелмәде. Балалар өчен традицион лагерь да оештырылмады. Өлкәннәр генә түгел, сабыйлар да теләп йөргән Ислам нигезләрен һәм гарәп телен өйрәнү дәресләренең дә кайчан башланачагы билгесез. Әлегә җомга намазлары, әлбәттә, эпидемиологлар һәм табибларның киңәшләрен күзәтеп, никах, исем кушу тантаналары үткәрелә. Изге Коръән тыңларга, шатлык-кайгылары белән уртаклашырга, хәер салырга килүче дин кардәшләребез мәчет сукмагына тузан төшерми. Тормыш дәвам итә.
Читайте нас: