Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Иман нуры
2 гыйнвар 2021, 14:15

"Таян Аллага” әдәби бәйгесе игълан ителде

Татарстан мөфтияте Русия Ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә “Таян Аллага” Бөтенрусия әдәби бәйгесен үткәрә.

Татарстан мөфтияте Русия Ислам институты һәм “Идел” журналы белән берлектә “Таян Аллага” Бөтенрусия әдәби бәйгесен үткәрә. Әлеге конкурс Русия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлеген үстерү максатында уздырыла.
Каләм тибрәтүче үсмерләрне, яшьләрне ачыклауны, башлап язучыларга иҗади үсеш өчен шартлар булдыруны күздә тоткан бәйге өч этапта үтә. 1нче этап – әсәрләрне җыю – 2021 елның 10 гыйнварыннан 30 апреленә кадәр барачак. 2нче этапта – жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 май – 30 июнь), 3нче этапта җиңүчеләрне билгеләү (2021 елның сентябре) булачак.
Бәйгедә 10 яшьтән алып 45 яшькә кадәр Русия гражданнары катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗади эш белән профессиональ шөгыльләнмәве тора.
Бәйге шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, публицистика номинацияләрендә уза. Конкурска тәкъдим ителә торган әсәрләрне һәм мәкаләләрне, татар әдәби телендә язып, электрон вариантта [email protected] электрон почтасына юлларга кирәк. Авторлар эшләрен дүрт номинациянең берсенә генә җибәрә ала, ягъни бер автор бары бер генә номинациядә катнаша ала. Бәйгедә катнашучылар, әсәрләр белән бергә, үзләре турында кыскача мәгълүматны, адресын һәм телефон номерын да җибәрергә тиеш.
2010 елдан башлап үткәрелә торган “Таян Аллага” әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәрде. Бәйгегә «Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе вакытында йомгак ясау көтелә, дип хәбәр итә ДУМ РТ сайты.
  • Фото: ДУМ РТ
  • Автор: Фануз Хабибуллин
  • https://kiziltan.ru/articles/iman/Tayan-Allaga--d-bi-b-ygese-iglan-itelde-618436/
    Читайте нас: