Зур юллардан еракта, хозур табигать кочагында урнашкан Морзагол авылы бәләкәй авылларга гына хас үзенчәлекле яшәү сулышы – гүзәл табигатьнең бер өлеше булуы, тормышның монда башка төрле үлчәмдә баруы белән генә түгел, ә тырыш һәм уңган халкы белән дә аерылып тора. Авылга килеп керү белән биек йортларның матурлыгына, урамнарның һәм ихаталарның тәртиптә булуына сокланмау мөмкин түгел. Монда шулай ук бүгенге таркаулык та күзгә бәрелеп бармый, халык бер-берсенә ышанып, ярдәмләшеп яши, чөнки мондый авылларда, кагыйдә буларак, бердәмлек һәм дуслык рухы тантана итә.
Бу төбәктән чыккан кешеләр дә күңелләре белән һәрвакыт туган төягенә тартыла. Морзаголлылар якташлары инициативасы белән ике ел элек авылда Бөек Ватан сугышы елларында ил сагына баскан яугирләргә һәйкәл ачты. Соңрак алар янә бергә җыелып, шушы истәлекле урында нарат һәм зәңгәр чыршылар утырткан. Ә күптән түгел Уфадан үз авылдашларын шушы истәлекле тактаташ куерга дәртләндергән Тимербай абый Нуриев, редакциягә шалтыратып, тагын да бер шатлыклы хәбәре белән уртаклашты.
-Һәр авылның җир-су атамалары тарихы була, - дип башлады ул сүзен. – Мин бәләкәй чакта без картәнием белән чишмә суына бара торган идек. Ара якын булмаганлыктан, бу хәтердә уелып калган. Картәниләребез шушы чишмә суын даруга тиң, шифалы ди торган иде. Элек кадерле кунаклар көткәндә генә самаварга салган шушы шифалы чишмә суын хәзер авылдашларым һәркөнне эчә ала.
Бүген Морзаголда нибары утызга якын йорт исәпләнә, анда 50ләп кеше яши. Социаль объектлардан башлангыч мәктәп һәм клуб бар. Коллектив хуҗалык бетерелгән елларда авыл сусыз торып кала. Кешеләр кое казыта, скважиналар бораулый, тик менә суның сыйфаты гына артык канәгатьләндерми. Күптән түгел янә якташлары Нуриевның инициативасы, район җитәкчелегенең һәм авыл хакимиятенең ярдәме белән морзаголлылар үзләрен борчыган көнүзәк проблемаларының берсен – эчәр су мәсьәләсен хәл итте.
Муниципаль берәмлек казнасыннан бүленгән 100 мең сум акчага торба сатып алганнар, ә чокыр казу (аның озынлыгы чишмәдән авылга кадәр бер километр) һәм башка эшләрне башкару өчен авыл халкы акча җыеп биргән. Хәзер чишмә суы пластик торбалар буйлап килә. Кое киртәләп алынган һәм профнастилдан япма куелган. Ә инициативаны тормышка ашыруны староста Галиәскәр Абдулов һәм Миңнегазиз Солтанов үз кулына алган.
...Әңгәмәбез соңында Тимербай абый бу изге чишмә авылның бизәге һәм горурлыгы булыр, дигән ышаныч белдерде. Ә без челтерәп аккан чишмә тавышы беркайчан да тынмасын һәм аның шифалы суы тагы да бик күпләргә көч-куәт өстәсен иде, дигән теләктә калабыз. Алар арасында, Тимербай абый кебек, үз авылы язмышы өчен битараф булмаган яшьләр дә табылыр, әлбәттә.