Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Өстенлекле юнәлешләр

Авылларда урындагы инициативаларны хуплаупрограммасында катнашу буенча җыелышлар үткәрелә башлады.

Хәтерегезгә төшерәбез, проектның төп максаты - авылдагы көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә халыкның катнашуы. Җыеннарда, кагыйдә буларак, авыл кешеләре үз башлангычлары белән чыгыш ясый, иң мөһим проблемалар тикшерелә. Тавыш бирү ярдәмендә урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашуга өстенлекле проект, аны гамәлгә ашыру өчен халыктан күпме акча җыю кирәклеге билгеләнә, инициатива төркеме сайлана. Шулай итеп, авылда яшәүчеләр бу эшнең тулы хокуклы катнашучыларына әйләнә, шул исәптән финанслау җәһәтеннән дә.

Әбдрәшит, Воздвиженка, Нигъмәтулла, Кызыл һәм Зеленый Клин, Аксен һәм Кыпчак-Аскар авыл биләмәләрендә җыелышлар үткәрелде дә инде. Авыл халкын, элеккечә, төзекләндерү мәсьәләләре – зиратлар, юллар торышы, су белән тәэмин итү, спорт һәм балалар мәйданчыклары булдыру һәм башка сораулар борчый.

Фәнүзә РӘСҮЛЕВА.
Читайте нас: