Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Никифарлар проект өчен тавыш бирде

Авылларда урындагы башлангычларны хуплау программаларында катнашу буенча җыелышлар дәвам итә.

Авылларда урындагы башлангычларны хуплау программаларында катнашу буенча җыелышлар дәвам итә.
Слаклылардан соң Никифар биләмәсе халкы да 2020 елда урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашырга теләк белдерде. Район хакимияте башлыгы урынбасары Ильяс Кашапов катнашлыгындагы утырышның көн тәртибендә трактор сатып алу һәм Никифар мәктәбенең агач тәрәзәләрен пластик пакетларга алмаштыру турында ике мәсьәлә каралды. Җыелыучылар бердәм рәвештә белем бирү учреждениесендә ремонт өчен тавыш бирде.
Мәктәп 1975 елда төзелгән. Тәрәзәләре дә шул вакыттан алып алмаштырылмаган, шуңа бәйле, бина суык. Бүген мәктәптә Никифар, күрше Балгаҗы, Яңы Балгаҗы, Алдар, Айдагол, Гәйнәямак, шулай ук Миякә районының Миякәтамак авылларыннан 107 бала укый.
Бу көнне җыелышта катнашучылар, гомум алганда, 100гә якын кеше, мәктәпнең ата-аналар комитеты әгъзалары арасыннан инициатива төркемен сайлады, халыктан җыелачак акча күләме билгеләнде. Ул һәр йорттан 300 сум тирәсе тәшкил итәчәк.
Фәнүзә РӘСҮЛЕВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: