Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Тәкъдим бертавыштан хупланды

Түбән Әүрез авыл биләмәсендә яшәүчеләр урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышы үткәрде.

Түбән Әүрез авыл биләмәсендә яшәүчеләр урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышы үткәрде.
Авыл халкы көнүзәк мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары ткшерелгән алдагы җыелышларда ук мәктәпне ремонтлау, атап әйткәндә, агач тәрәзә блокларын пластикка алмаштыру проекты белән шушы программада катнашу тәкъдиме керткән иде.
Мәктәп 1987 елда төзелгән. Бүген анда Үрге Әүрез, Дим, Әүрезтамак һәм Мечниково авылларыннан һәм Түбән Әүрездән йөздән артык бала укый. 2014 елда мәктәпнең ал ягын һәм тәрәзә блокларын алмаштыруга район бюджетыннан 500 мең сум акча бүленгән булган. Ул вакытта 14 тәрәзә блогы алмаштырылган. Калганнарын яңартуга тагын 900 мең сумнан артык акча кирәк. Бу сумманы урындагы башлангычларны хуплау программасында катнашып җыярга мөмкин.
Җыелышта авыл Советы башлыгы Рәмзил Фәйрушин шушы мәгълүматны җиткерде һәм бу проект өчен җыелышка килүчеләр (130дан артык кеше) бердәм тавыш бирде. Һәр йорттан 1000әр сум акча җыярга карар ителде. Авыл халкы шулай ук ремонт барышында техника һәм эшче куллар белән ярдәм итәргә теләк белдерде.
Җыелышта район хакимияте башлыгы урынбасары Наил Хәйретдинов һәм философия фәннәре кандидаты, Гражданнар инициативаларын өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Рәфил Асылгуҗин катнашты, ул якташларына республика халкы арасында елдан-ел популяр була барган бу программаның бөтен нечкәлекләрен җентекләп аңлатты.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: