Әлшәй хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Мөһим мәсьәләләр өчен тавыш бирделәр

Авыл биләмәләрендә урындагы башлангычларны хуплау програмасында катнашу буенча җыелышлар дәвам итә.

Авыл биләмәләрендә урындагы башлангычларны хуплау програмасында катнашу буенча җыелышлар дәвам итә.
Воздвиженка авылында яшәүчеләр ике мәсьәлә – “Аксен-Воздвиженка-Чехов исемендәге шифаханә” автомобиль юлын яисә авыл урамнарындагы юлны ремонтлау мәсьәләсен тикшерде. Күпләр икенче мәсьәлә өчен тавыш бирде.
Проектның якынча хакы – 1 миллион сумнан артыграк. Җыелышта авыл халкыннан акча җыю смета хакының 10 процентын тәшкил итәргә тиеш, ягъни һәр йорттан 700шәр сум җыярга карар ителде. Иганәчеләр – “Колос” агрофирмасы, фермерлар һәм малтабарлар Раил Фазлыев, Виталий Федоров һәм Рәсимә Шәрәфетдинова дә ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.
Ә Зеленый Клин авыл Советының Новоконстантиновка авылында яшәүчеләр зират коймасын капиталь ремонтлау өчен бердәм тавыш бирде. Бүген авылда сиксәннән күбрәк кеше яши. Һәр йорттан инициативаны гамәлгә ашыруга, ә аның проект хакы 300 мең сумга якын, 1000әр сум бирергә әзерләр. Фермер Тимофей Жук та изге эштән читтә калмаячак.
Район хакимияте башлыгы урынбасарлары Айдар Солтанголов һәм Данир Әхмәдишин катнашлыгында үткән йомгаклау җыелышларында воздвиженкалылар да, новоконстантиновкалылар да активистлар арасыннан инициатива төркеме сайлады. Аларга сайлап алу этабында җиңгән очракта, проектны гамәлгә ашыру эшен алып барырга туры киләчәк.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Фото: Яндекс
Читайте нас: